Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Йорт хайваннары һәм кошлары”

Миңгәр “Сәйлән” балалар бакчасында “Йорт хайваннары һәм кошлары” темасына шөгыль үткәрелде.

Максат:

1. Балаларның йорт хайваннарының яшәү рәвеше турында белемнәрен системалаштыру, аларны аерып күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү.

2. Балаларның күзәтүчәнлеген, кызыксынучанлыгын, бәйләнешле сөйләм телендә активлаштыру, йорт хайваннары һәм кошларына карата ярату хисләре тәрбияләү.

Шөгыль барышында балалар йорт хайваннары һәм кошларының  яшәү рәвеше белән таныштылар, ничек тәрбияләнүләрен, кеше  тормышына нинди файда китерүләрен  ачыкладылар. Төзеп кору шөгылендә табигый материал: чыршы һәм нарат күркәсе, пластилин кулланып үрдәк ясалды.

Һәр бала үзләренең ишегалдында яшәгән йорт хайваны һәм аларның исемнәрен атап кечкенә хикәя сөйләделәр.

Мәктәпкәчә әзерлек һәм зурлар төркем балалары, кечкенәләр төркеменә «Бүре һәм җиде кәҗә бәтие" әкиятен сәхнәләштереп тамаша күрсәттеләр.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев