Җырла әле, Рисәнә!
Шушы көннәрдә Казанның “Сәйдәш” мәдәният йортында танылган җырчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рисәнә Мостафинаның иҗади эшчәнлегенә багышланган концерты булды.
Данлыклы Миңгәр төбәгенең моңлы сандугачын тыңларга халык зал тутырып килгән иде.
Рисәнә Мостафина Саба районының Миңгәр авылында туып үскән. Тагын бу авылны таныткан шәхесләрне искә алып үтик әле. Яраткан артистыбыз, СССРның һәм Татарстанның халык артисты Шәүкәт Биктимировны белмәгән татар кешесе юктыр. Ул да шушы авылда туып үскән. Халыкара дәрәҗәгә күтәрелгән Сабантуйларын оештыручы, авылның горурлыгы булган Җәүдәт әфәнде Миннәхмәтов та шушы авыл тумасы. Аның ярдәме белән авыл урамнары күптән инде асфальт белән түшәлгән. Матурлап ясалган чишмәләре авылны ямьләндереп тора. Авылдагы искергән йортларны, каралты-кураларны сүтеп, яңаларын булдыруда ярдәм күрсәтүче, авыл очындагы зур алма бакчасын һәм күп санлы балык күлләрен булдыручы да ул. Сөембикә манарасына охшатып ясалган, манарасы ераклардан күренеп торган ял итү йорты булдырылып, авыл халкының эш белән тәэмин ителүе дә Җәүдәт әфәнденәң зур тырышлыгы нәтиҗәсе. Миңгәр авылын “авыл-музей” дип әйтсәң дә була торгандыр. Шушы авылның булдыклы кешеләре арасында моңлы сандугачыбыз Рисәнә Мостафина да бар.
Рисәнә Мостафина ике югары белемгә ия. 1984 нче елда Казан мәдәният институтын тәмамланганнан соң, 2007 нче елда икенче югары уку йортында игътисадчы һөнәрен дә үзләштерә. Укуын тәмамлагач, Саба, Теләче районнарында төрле җитәкче урыннарда эшли. Клуб мөдире, район мәдәният бүлеге мөдире, яшьләр эшләре буенча җитәкче, комсомол оешмасы секретаре кебек вазыйфаларын һәм Саба районы хакимиятендә төрле җаваплы хезмәт башкарырга туры килә аңа. Кайда гына эшләсә дә, хезмәтен җыр белән бергә бәйләп бара. Мәсәлән, район үзәгендә һәм авылларда хәйрия концертлары оештырып, үзенең җырларын магнитофон тасмасына яздырып, сатудан кергән акчаларны хәйриячелектә куллана, ятим балаларга, Әфган сугышы батырларының балаларына ярдәм күрсәтә.
Рисәнә Мостафина –һәвәскәр җырчы, әмма кайбер профессиональ артистларның да Рисәнә югарылыгында җырлый алмауларын күрәбез. Концертка килгән халык, башкаручының һәр чыгышын алкышлап каршы алды, чират торып чәчәк бәйләмнәре бүләк итте. Сабадан килгән иҗатташ дуслары - “Дулкын” бию ансамбле, җырчы егетләр, гармучылар чыгышы да концертның матур бизәге булды. Көннең бик салкын булуына да карамастан, концертка Саба төбәгеннән килүчеләр күп иде.
Рисәнә Мостафинаның чыгышларын радио-телевидение тапшыруларында еш күреп-ишетеп торабыз. Аның концертлары район үзәкләрендә, Татарстанда гына түгел, Мәскәү, Санкт-Петербург, Йошкар-Ола, Екатеринбург, Томск шәһәрләрендә, Үзбәкстанда һәм башка төбәкләрдә дә еш уза икән. Рисәнә Мостафина бер китап авторы, мәкаләләр яза, шигырьләр дә иҗат итә.
Безнең туганнарыбыз Сабада, Миңгәрдә яшиләр. Аралашып яшибез, туганнар очрашуында, туйларда еш күрешәбез. Туганнарыбыз буларак, андый мәҗлесләрдә Рисәнәнең әтисе Әбрар абый һәм әнисе Затыя апа белән еш очрашырга туры килә иде. Затыя апа оста җырлагач, җор телле булгач, мәҗлесләрнең алып баручысы да була иде. Ул елларда мәҗлесләрдә шундый гадәт бар иде: һәр кеше туйга алып килгән бүләкләрен күрсәтә, Затыя апа кунакларның һәрберсенә атап, матур җырын башкара. Мәҗлесне бик күңелле итеп алып бара иде ул. Кодалар ягыннан килгән бер апа: “Апай-җаным, кайлардан өйрәнеп бетә алдыгыз икән сез шул кадәр осталыкка?” – дип шаккатып сорап куйганы хәтердә калган. Рисәнәбезнең бу осталыгы, җыр-моңга һәвәслеге да шул әнисеннән күчкәндер, мөгаен.
Концерт бик җанлы, матур үтте. Моңлы сандугачыбызның һәр чыгышы көчле алкышлар белән бүләкләнде. Алдагы көннәрдә дә җырлап яшәргә язсын Рисәнәбезгә. Моңы кимемәсен, иҗаты саекмасын, әле күп концертларында җырлары белән хозурланырга насыйп булсын!
Рәфкать Ибраһимов,
Казан шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев