Җырлатты да, биетте дә, уйнатты да “Аулак өй”
Исеменнән үк күренгәнчә, «Аулак өй – көрәш» проекты халкыбызның борынгыдан килгән йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнү, милли мирасны саклау һәм баету, татар әдәбияты классикларының иҗатлары белән якыннан танышу максатыннан 2021 елда – Туган телләр елы уңаеннан башланып китә.
“Әлеге проект РФның Мәдәният һәм Мәгариф, ТРның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте, “Сәләт” яшьләр үзәге, ТР Фәннәр Академиясе ярдәме белән гамәлгә куела. Биш ел эчендә проектның географиясе киңәйде, номинацияләре артты. Биш шагыйрәгә каршы 10 укучы көч сынашкан әдәби бәйгеләр хәзер “Нәниләр өчен”, “Мәктәп укучылары арасында”, “Иҗади шәхесләр белән”, “Студентлар көрәше” номинацияләре белән илебезнең төрле төбәкләрендә (Мордовия, Чувашия, Мари-Эль Республикалары, Киров, Түбән Новгород, Пермь өлкәләре, Мәскәү, Санкт Петербург калалары), Татарстан районнарында үз эшен дәвам итә. “Аулак өй”гә җыелып җырлап-биеп, уйнап-көлеп кенә йөрмибез. Безнең гади генә аулак өй түгел, ул көрәш рәвешендә уза. Биредәге сайлап алу турында лаеклы дип табылган ике команданы Казан шәһәренең Роберт Миңнуллин исемендәге китапханәгә финал ярышларына чакырачакбыз. Алар Казан шәһәренең Совет, Авиатөзелеш, Яңа Савин, Идел буе һәм башка районнары балалар бакчалары белән көч сынашачак”, – дип таныштырды әлеге проектның җитәкчесе Сәрия Закирова.
13 мартта “Шоколад” балалар бакчасында узган "Нәниләр өчен аулак өй –көрәш” бәйгесендә район үзәгендә урнашкан алты балалар бакчасы көч сынашты. Әдәби бәйге бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланып, әдип әсәрләре буенча пазллардан әкиятләр җыю, эчтәлеген сөйләү, милли йолаларыбызны күрсәтү, йөзек салыш уеннарын үз эченә алган иде. Әдәби бәйге чарасында әти-әниләр, әби-бабайлар да катнашып, алар да нәниләр белән бергәләп күңел ачтылар, аулак өйле яшьлекләрен искә алдылар. Һәрбер балалар бакчасы бәйгегә ныклы әзерлек белән килгән иде. “Шатлык” балалар бакчасы “Карга боткасы” йоласын, “Бәләкәч”леләр, “Кыңгырау”лылар “Аулак өй” күренешен, “Шоколад”лылар “Сабантуйга бирнә җыю”, “Балачак”лылар “Самавыр агарту”, “Әллүки”леләр “Кыз сорау” йолаларын зур осталык һәм балаларча самимилек белән күрсәттеләр. Биредә дә нәкъ аулак өйдәгечә, җыр-бию, уен-көлке, такмаклар тынып тормады. Балалар Габдулла Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр, әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Дөрестән дә, мондый чараларның телне, милли мохитне саклап, киләчәк буынны тәрбияләүдә мөһим роль уйнавы бәхәссез иде. Балаларыбыз татар халкының гореф-гадәтләрен белеп, халык уеннарын яратып уйнап үсүләре киләчәктә рухи яктан ныклы, җаваплы шәхес булып үсеп җитәчәгенә ышаныч уятты.
“Сабада балалар үзләрен тапкыр, тырыш итеп күрсәттеләр. Йолаларда фонограмма кулланмаучы командалар аеруча матур булды. Бәйгегә зур әзерлек белән килгәнлекләре күренеп тора”, – дип бәяләде ТР журналистлар берлеге әгъзасы, “Аулак өй” проекты җитәкчесе Сәрия Закирова. Балаларның чыгышларына Татарстан радиосының шеф редакторы Ания Гыйбадуллина, шагыйрә, проектны оештыруда катнашучы Йолдыз Шәрапова, район мәгариф идарәсе белгечләре Луиза Гомәрова һәм Диләрә Хәбибрахманова бәя бирде. “Аулак өй – көрәш” бәйгесенең җиңүчеләре булып “Бәләкәч” һәм “Шатлык” балалар бакчалары танылды һәм алар 15 майда Казан шәһәрендә узачак финал ярышларында катнашачак.
“Бүген балалар бакчалары тәрбиячеләре алдында торган бурычларның иң мөһиме – балаларга туган телне өйрәтү, халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары, милли әдәбияты белән таныштыру. Җор телле халкыбыз иҗат иткән табышмаклар, әкиятләр, бәетләр, бишек җырлары – телне өйрәнүдә һәм саклауда иң бай чыганак. Халкыбызның “Карга боткасы” бәйрәмен балалар бик кызыксынып өйрәнделәр. Такмак әйтеп, өйдән-өйгә кереп, бар халыкны бәйрәмгә чакырдылар. Татар халкының милли уеннарын күңелләренә сеңдерделәр”, – ди “Шатлык” балалар бакчасының музыка җитәкчесе Нурания Әүхадиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев