Ышанычын алдап яулаган...
Саба районы суды алдау һәм ышанычтан явызларча файдалану юлы белән чит милекне урлау белән бәйле эшне карап, хөкем карары чыгарды.
Күптән түгел Саба районы суды алдау һәм ышанычтан явызларча файдалану юлы белән чит милекне аеруча зур күләмдә урлау белән бәйле эшне карап, хөкем карары чыгарды.
2018 елның 1 маеннан 23 маена кадәрге чорда бер җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең (алга таба –ҖЧҖ) учредителе булган Шамсуллин (фамилиясе үзгәртелде) “Зерновая Индустрия” ширкәте милкендә эре мөгезле терлек булуын һәм аны сатуы турында алдан белә торып, мәкерле ният белән ышанычтан файдалану юлы белән аларны урлау максатын куя.
Моның өчен, ширкәткә зур күләмдә матди зыян китерәчәген белә торып, ялган түләү йөкләмәсе ясый. Әлеге документ буенча, имеш, банкка 48 баш эре мөгезле терлек өчен 2 803 560 сум күләмендә акча күчерелгән дип күрсәтелә. Үзенең җинаять ниятен тормышка ашырып, Шамсуллин элеккеге союздаш республикасындагы бер авылда урнашкан офисында, алдан ук түләү бурычын үтәргә ниятләмичә, оешма директорын һәм башка хезмәткәрләрне сатып алынучы терлек өчен түләү терлек төяп озатылганчыга кадәр башкарылачак дип ышандыра.
Шул ук вакытта әлеге килешү ҖЧҖ директоры тарафыннан имзаланган кебек итеп рәсмиләштерелә, әмма ул Шамсуллинның җинаять нияте турында хәбәрдар булмый. Шамсуллин килешүдәге тиешле графаларга директор имзасына охшатып кул куя.
Аннары, ниятен дәвам итеп, ширкәт офисында телефоннан ялган түләү йөкләмәсенең фотосын “Зерновая Индустрия” директорына һәм башка хезмәткәрләргә күрсәтә. Әлеге фотода 2 803 560 сум күләмендә акчаның күчерелүе турында ялган мәгълүмат чагыла. Шулай итеп, ул түләү башкарылган дигән күренеш тудыра һәм 48 баш эре мөгезле терлекне тапшыруны сорый.
Алданган директор һәм хезмәткәрләр ферма территориясеннән аңа гомуми бәясе 2 803 560 сум булган 48 баш эре мөгезле терлекне тапшыралар.
Җинаятен ахырына җиткереп, Шамсуллин алынган терлекләрне үзенең сугым цехына алып кайта, суя һәм үз теләге буенча файдалана. Нәтиҗәдә ширкәткә 2 803 560 сум күләмендә матди зыян китерелә.
Гаепләнүче суд утырышында РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсе 4 нче һәм 5 нче өлешләрендә бәян ителгән җинаятьләрне кылуда гаебен танымады. Аның аңлатуынча, ҖЧҖ 2015 елда оештырылган, ул анда учредитель булган, ә документлар буенча директор булып икенче кеше саналган һәм хезмәт хакы алган. Килешү төзелгәнче, ул “Зерновая Индустрия” директорына «төзелде» дигән билге куелган түләү йөкләмәсен күрсәткән. Әлеге документта акчаларның исәптән алынуы турында мәгълүмат булмаган. Шулай ук ул акчалар әлегә юклыгын, ләкин акча аның счетына кергәч, автомат рәвештә күчереләчәген әйткән. Эре мөгезле терлек суелганнан соң, итне Мәскәүдән партнерлар сатып алачагын, ә ит өчен акча алынгач, исәп-хисап ясалачагын белдергән. Аның сүзләренчә, чит милекне урлау нияте булмаган.
Гаепләнүче китерелгән матди зыянны ирекле рәвештә каплаган.
Суд Шамсуллинны РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсе 4нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таныды, 3 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләде. Шул ук вакытта әлеге җәзаны шартлы дип санап, 3 ел сынау срогы белән иректә калдырды.
Шамсуллин сынау срогы дәвамында даими яшәү урынын шартлы рәвештә хөкем ителүчеләрнең тәртибен контрольдә тотучы махсус дәүләт органын хәбәрдар итмичә үзгәртмәскә, әлеге орган билгеләгән көннәрдә теркәлү өчен вакытында килеп йөрергә тиеш.
Район суды матбугат хезмәте.
Фото: Татар информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев