Югары Симет мәдәният йортында китапханә белән берлектә өлкән буен кешеләре катнашында ял кичәсе оештырылды. Кичә өлкән буен кешеләре катнашында уткәрелде. Алар чыршы утлары яктылыгында рәхәтләнеп аралаштылар , күңел ачтылар, төрле конкурсларда һәм викториналарда катнаштылар , яңа ел бәйрәмнәре тарихын искә төшерделәр.
Кичә программасына Кыш бабайның уеннары һәм сюрпризлары да бар иде , анда барлык катнашучылар да актив катнашты. Алар биеделәр, җырладылар һәм хәтта шигырьләр дә сөйләделәр. Бәйрәм барысына да ошады . Чөнки мондый чара үз яшен һәм проблемаларын онытырга, үзләрен яшь һәм бәхетле итеп тоярга мөмкинлек бирә.
Фото: saby.tatarstan.ru
Чыганак: saby.tatarstan.ru


Нет комментариев