Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Утар акылга зәгыйф балалар йортында җырлы – биюле тамаша

Яңа ел – иң мавыктыргыч, әкияти һәм иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәмне бик күпләр зарыгып көтеп ала. Безнең балалар йортында тәрбияләнүче балалар өчен яңа ел – иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе ул.

2019 елның 13 гыйнвар көнне Югары Утар акылга зәгыйф балалар йортында тәрбиячеләр балалар өчен “Яшел чыршы янында әйләнәбез, уйныйбыз” исемле җырлы – биюле тамаша оештырдылар. Тамаша Кыш бабай почтасыннан килгән табышмаклар, биремнәр үтәү белән башланып китте. Алга таба балалар “Яңа елга чабабыз”, “Мандарин”, “Мәче – тычкан” уеннарын бик теләп уйнадылар.

Әкият геройлары белән очрашу мизгелләре сабыйлар куңелендә эле озак сакланачак. Кыш бабайдан килгән капчык күчтәнәчтән авыз итү алар өчен иң сөенечле вакыйга булды. Алар яңа ел бәйрәменә өйрәнгән җырларын җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биюләр башкардылар. Киләсе елга кадәр бу бәйрәм балаларда шатлык һәм өмет, хыялларны чынга ашыручы бәйрәм булып истә калсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев