Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Үз бакчама үзем дизайнер!” бәйгесенә нәтиҗә ясадык

Август башында игълан иткән бәйгебезгә барлыгы 10 эш кабул ителде, фото-­видеоларның барысы да Инстаграм битебезгә урнаштырылып барылды. Әйтергә кирәк, эшләрнең күпчелеге беренчелеккә дәгъва кылырлык иде. Әмма иганәчебез тәкъдим иткән бүләгебез берәү генә булу сәбәпле, соңгы чиктә барыбер иң-иң дигәнне сайларга мәҗбүр булдык.

Конкурста иң күп тавышны Лесхоздан Рәйсә Сафиуллина җыйды. Әмма Рәйсә ханым конкурс таләпләреннән бераз читкә тайпылган, ягъни искиткеч матур дизайнер бизәлеше (түтәлләрдән тыш 60лап гөл чүлмәге генә санадык) ишегалдында түгел, капканың урам ягында булып чыкты. Тикмәгә генә аның бизәлеше быел район күләмендә үткәрелгән “Чәчәкле Саба” конкурсында беренчелекне яуламады инде. Аннан кала “лайк” һәм комментарийлар саны буенча лидерлык Сатыштан Эльвира Галиевада иде. Һәм ул бертавыштан җиңүче дип табылды! Рәйсә ханым белән Эльвирага һәм барлык катнашучыларыбызга – Олыяздан Рузилә Әхмәтова, Түбән Кама шәһәреннән Ләйсән Зиннәтуллина, Тимершыктан Гөлнур Нәҗипова, Явлаштаудан Рәмзия Сәлманова, Ике Басу Арташтан Әнисә Каюмова, Олы Ныртыдан Гаффаровлар, Сабадан Хәсәншиннар, Фәйзерахмановлар гаиләләренә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!

Инде вәгъдә иткәнебезчә, иң матур дизайнерлы бакча иясенә иганәчебез – Сабада тимердән төрле эшләнмәләр иҗат итүче Рөстәм Ибраһимов ясаган бизәкле эскәмия тапшырылды. Тәбрикләү тантанасы үзебезнең редакциядә үтте. Газетабыз мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов иң элек конкурста катнашучыларга һәм затлы бүләк белән ярдәм иткәне өчен иганәчебезгә зур рәхмәтен җиткерде. “Минем өчен көтелмәгәнрәк булды, җиңүебезгә шатмын, хәзер эскәмияне бакчабызның иң ямьле почмагына куярбыз, хезмәтебезне шулай бәяләгәнегез өчен үзегезгә зур рәхмәт”,– дип, Эльвира да җавапсыз калмады.

Җиңүчебез Галиевларның Сатыштагы йорт биләмәсе, дөрестән дә, күз явын алырлык. Аны Эльвираның инстаграм битендә куелган фото-видеолары аша һәркем күреп хозурлана ала. Үзе ул һөнәре буенча рәссам-педагог, Балалар сәнгать мәктәбендә укыта, бүгенге көндә төпчек улы белән бәби ялында. “Кечкенәдән дизайн, төрле кул эшләре белән кызыксына идем. Һөнәрем буенча өстәмә белем алганда, ландшафт дизайны буенча да укыдым. Йортыбызны матурлау эшләрен яшелчә бакчасыннан башладык. Иң элек зур ташлар белән әйләндереп, ясалма кое ясадык, анда су суздык, агач белән читләнгән җыйнак түтәлләр булдырдык, җиргә вак таш түшәгәч, тирә-­як тагын да ямьләнеп китте. Аннары күпләп гөлчәчәкләр, гортензияләр, декоратив агачлар, ­куаклар – артыш, лапчатка, сперея, туялар утырттык, бакча фигураларын махсус сайт аша кайтарттым. Узып барган кешеләрнең дә күзләре ял итсен дип, йорт коймаларын да тимер рәшәткәле итеп ясаттык. Әле матурлау, ясау эшләре моның белән төгәлләнмәде, киләчәктә җәйге кухня булдыру хыялы белән дә йөрибез”­ дип сөйләде җиңүчебез. Галиевларның яшелчә бакчаларында кыяр­, помидордан тыш, карбыз­, кавыннары да күкрәп үсә. Быел 20 төп виноградлары мул уңыш биргән (9 әрҗә җыеп алганнар!), кыярны да ел саен 200 төптән дә ким утыртмыйлар икән. Җәй көне бакча эше белән юанса, кыш айларында Эльвира курчаклар тегү, брошкалар ясау белән мавыга, алар белән төрле күргәзмәләрдә катнаша. “Бакчада казынырга, иҗат итәргә, матурлык тудырырга яратам. Хыялларымны тормышка ашыруда ирем бик ярдәм итә, үзенең дә эше күп (Алмазның терлекләр үстерү буенча үз фермер хуҗалыгы бар­), улларыбыз да кечкенәдән эш белән чыныгып үсә. Тормыш матур, дөнья киң, дигәндәй, әле озак еллар шулай тигезлектә, үз кулларыбыз белән булдырган матурлыкка хозурланып, куанып яшәргә язсын!”– ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев