Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Зәйтүнә апаны 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр

Бүген Байлар Сабасында гомер кичерүче Зәйтүнә Мөхәммәтша кызы Нигамәтҗанова 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды.

Юбилярны Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов,социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, район мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Заһидуллин, район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова тәбрикләде.

Зәйтүнә Мөхәмәтшә кызы 1933 елның 30 апрелендә Байлар Сабасында дөньяга килә. 10 класс белем ала. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, үзенең хезмәт юлын Миңгәр башлангыч мәктәбендә укытучы булып башлап җибәрә. 1961 елда район хастаханәсендә счетовод-кассир булып, 1965  елдан  район китапханәсендә эшләп лаеклы ялга чыга.

    1959 нчы елда Саба егете Фәрит абый белән кавышып, матур тормыш коралар. 3 бала-2 кыз, 1 малай тәрбияләп үстерәләр. 

    Хәзерге көндә Зәйтүнә апа  Байлар Сабасында гомер кичерә. 7 онык, 13 оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев