Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Заказ белән кайтартылган товарны кире тапшырасы булса...

“Кулланучылар хокукларын як­лау турында”гы закон кешеләр базар мөнәсәбәтләре шартларында яши башлагач кабул ителгән юридик документ. Шуңа күрә күпләр аны белеп бетермиләр яки белә торып та хокукларыннан файдаланырга теләмиләр.

 

Әйтик, күршем интернет-кибет аша сортлы бәрәңге симәнәсе кайтарткан. Шактые  черек. Кире тапшырып,  мәшәкатьләнеп   йөрмәде. Башкача интернеттан бәрәңге орлыгына  заказ бирмәячәк – бетте-китте. Ә кыйммәтле  товар кайтартып,  ул ошамаган  очракта, чукынып  ла  китсен дип, кул  селти  алмыйсың. Артыннан   йөрергә туры   киләчәк. Үз хокукларыңнан  файдалану шул­­хәтле  катлаулы эшмени  соң?

Шул һәм башка   сорауларга  җа­вап эзләп, Роспотребнадзорның Саба районы территориаль органы баш белгече  Фидания Шәй­дуллинага мөрәҗәгать иттек.

Фидания Габделхәбировна,  ин­тернет аша заказ бирү товарны ку­лың белән тотып карамыйча  алу дигән  сүз.  Бу очракта кул­ла­нучыларның  хокуклары киңрәк тә булырга тиештер.

–Чыннан да, кеше “Кул­ла­ну­чы­ларның  хокукларын  яклау ту­рында”гы  Законның (алга таба –Закон. Авт.) 25нче  статьясы нигезендә  дистанцияле юл белән  алынган азык-төлек түгел  товарны,  сыйфатлы булган  очракта да,  кире тапшырырга хаклы.  Моны  7 көн  эчендө  эшләргә  кирәк. РФ  Хөкүмәте  карары белән расланган  товарны дистанцион юл белән сату кагыйдәләренең 21нче пунктына  ярашлы рәвештә сыйфатлы товарны китерү  вакытында аны кире  кайтару  сроклары һәм тәртипләре турында  язмача формада мәгълүмат бирмәгән очракта,  сатып алучы  товардан 3  ай дәвамында баш тартырга хокуклы. Әлеге  пунктта товарларның исемлеге  китерелмәгән. Димәк, азык-төлек булмаган барлык  төр товарлар турында   сүз бара.  Товарны  кире тапшыру  өчен сатучыга язмача дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәбез. Закон нигезендә билгеләнгән срокта законлы таләпләрегезне үтәүдән баш тартылган очракта судка кадәр тәртиптә Роспотребнадзорның Са­ба районы   территориаль органына язмача гариза белән мө­рәҗәгать итә аласыз.

Дистанцияле юл белән  товар  кайтартыр  алдыннан интернет-кибет сайтларында әлеге товарга  язылган  комментарийларны  да  укырга киңәш итәр идем. Начар  характеристика бирелгәннәрен  кайтартмау  яхшырак.

–Законның 19нчы  статьясы  хәт­та гарантия  срогы  чыккач та, то­варны тапшыру,  акчасын  алу  мөмкинлеген   күздә тота...

–Гарантия срогын һәркем диярлек белсә дә, аннан  соң да үз хокукларыңны яклау мөмкинлеге барлыгыннан күпләр хәбәрдар түгел. Әйтик, автомобильнең  двигателе  ватылса,  аны үз хисабыңа  ремонтларга туры  киләчәк. Әмма әле гарантия срогыннан тыш, автомобильнең хезмәт итү  вакыты да бар. Автомобильләрнеке уртача 6 ел тәшкил итә.  Шушы вакыт эчендә машинадагы  сезгә тапшырганчыга  кадәр булган  кимчелекләрне (әгәр бу фактны раслый  алсагыз) бетерүне таләп итә  аласыз. Бу очракта дәгъва заводка белдерелә. Акча таләп иткәнче, башта автомобильне ремонтлауларын сорарга  кирәк. Моңа 20  көн  вакыт  каралган. Завод шушы срокка  сыешмаса, автомобильне (гомумән, товарны) җитештерүчегә тапшырып, акча таләп итә  аласыз.

–Хәзер  ризыкны өйгә китерү хезмәте бик популяр. Әлеге уңай­дан нинди кагыйдәләр үтәлергә тиеш?

–Әгәр тиз бозыла торган азык-төлек продуктларына заказ биргәнсез икән, аларны сумка-суыткыч яки термопакетта китерергә тиешләр. Бу таләп үтәлмәгән очракта, өйгә китергән азык-төлектән баш тарта аласыз.

Ризыкның яраклылык вакытын, кабының ачылмаганлыгын, металл консерв банкаларының капкачларында яньчелгән һәм кабарган урыннар юкмы икәнлеген яхшылап тикшерегез. Бераз гына яньчелгән урын күренсә дә, бу банканың герметиклыгын бозарга яки авыр металл тозларының ризыкка эләгүенә сәбәп булырга һәм аны ашап агулануга китерергә мөмкин. Бозылган товарны сатучыга кайтарып бирә аласыз.  

Чи һәм куллануга әзер продукцияне бер үк пакетка салып китерергә тиеш түгелләр. Аерым төркемгә караган һәр продуктның, шул исәптән сәнәгать товарларының төрле пакетларга салынуы шарт.

Игътибар! Әгәр хезмәт сыйфатсыз күрсәтелгән яки сезгә бозылган азык-төлек китергәннәр икән, бу очракта Роспотребнадзор сайтында әлеге сәүдә предприятиеләрен һәм алар тарафыннан җибәрелгән хилафлыкларны күрсәтеп, мөрә­җәгать калдыра аласыз. Шулай ук мөрәҗәгать тулырак булсын һәм аны үз вакытында карасыннар өчен,  продуктлар өчен акча түләнгәнлеген раслый торган документлар да тәкъдим итәргә мөмкин.

Әңгәмәдәш – Фәнил Мәүлетов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев