Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ЗАКОНГА ХЕЗМӘТТӘ

Прокуратура үзенең бар тарихы дәвамында гражданнар, дәүләт органнары һәм аларның вазифаи затлары тарафыннан законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү миссиясен тормышка ашырды һәм җәмгыять тормышында үз урынын, абруен хәзергәчә саклый алды. Быел әлеге мөһим дәүләт структурасына 297 ел тула.

Район прокуратурасы – Россия Федерациясе прокуратура органнары бердәм системасының бер состав өлеше. Үзенә ышанып тапшырылган олы вәкаләтне – дәүләткә, җәмгыятькә, законга хезмәт итүне еллар дәвамында лаеклы башкарып килә. Прокуратура тарафыннан хокук саклау эшчәнлегенә аеруча мөһим игътибар бирелә. Ел саен безгә төрле гаризалар һәм шикаятьләр белән 300гә якын кеше мөрәҗәгать итә. 2018 елда 200 мөрәҗәгать турыдан-туры прокуратурада хәл ителде, шуларның 38е нигезле дип табылды. Бер генә сигнал да игътибардан читтә калмады, хезмәт законнары таләпләренең үтәлмәвенә, торак, җир законнары өлкәсенә кагылышлы шикаятьләр канәгатьләнерелде..

Зөфәр Абитов,

район прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Фәнил Мәүлетов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев