Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Заманча технологияләр, хезмәткә караш фермер хуҗалыгын алга этәрә

Сәхифәбез “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгына багышлана

Икшермә җирендә Зөфәр Зиннәт улы җитәкләгән “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгын республикада гына түгел, Россия  аграрийлары  да яхшы белә. Интернет  киңлекләренә күз  салсаң, танылган  фермердан кемнәр генә интервью алмаган! Бу хуҗалык күп еллар инде тотрыклы динамикасы белән башкалардан аерылып тора. Югары уңыш. Мул савым һәм артым. Ә яхшы нәтиҗәләр үзеннән-үзе генә  килмәгән. 

Көндәлек 30 тонна сөт – чынбарлык

 “Мөхәммәтшин” хуҗалыгы 2024 елда да үсеш юлында булды. Га­мәлдәге бәяләрдә 539,88 миллион  сумлык тулай продукция (2023 елга карата – 109%) җитештерелде. Бу – хуҗалыктагы 65 эшченең бер максатка юнәлдерелгән уртак ты­рышлыгы нәтиҗәсе. Алар бер гаилә кебек яшиләр. Монысы сиңа  йөкләнгән,  анысын  син  кайгырт дип тору  юк. Бер үк кешене бүген ремонт остаханәсендә күрсәң,  икен­че  атнада   син аны сыерлар торагында  эшләгәндә очратырга   мөмкин. Хезмәтне  шулай оештырганда гына алга  китеш   күренә,  тотылган 3  сум җитештерелгән 5  сумлык продукция булып әйләнеп  кайта. 2024  елда бер гектар  сөрү җиреннән 184,9 мең сум  керем  алынган, бер эшче 7,38 миллион сумлык продукция (2023 елда 5115 мең)  җитештергән. 

 

“Эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген билгеләүче мөһим күрсәткечкә тукталыйк.  Хисап  чорын 143 миллион сум табыш белән төгәлләдек, – ди Зөфәр Зиннәт улы. – Бу 2022 елдагысы белән  чагыштырганда 15 миллионга күбрәк. Тотрыклы үсеш юлыннан бару өчен гел хәрәкәттә булу  кирәк. Тормозга басарга  ярамый. Алынган табыш үзебезнең киләчәк өчен.  Әйтик, 2021 елда техника  һәм  җиһазлар  алуга 18,57 миллион  сум акча тотсак,  2022дә – 48,23, былтыр 72,53 миллионга  җитте. Шуның эчендә 480 ат  көчле “КАТ-4404” тракторы, “ФиатАгро”  чәчү  комплексы һәм башка кыйммәтле агрегатлар бар.  Җыеп әйткәндә,  соңгы  4 елда 174 миллион сумлык техника гына  алынды. Төзелешләргә тагын  да   күбрәк – 298 миллион сум тотылды. Былтыр “Штурман” ашлык  чистарту һәм  киптерү комплексы, азык үзәге, 4  склад төзедек.  Болардан  тыш 2023-2024 елларда 39847 мең  сумлык таналар сатып  алдык.  Моның  өчен  кирәкле  акча, әлбәттә, күктән  яумый. Төп керем  чыганагы – терлекчелек. Былтыр бу тармак безгә 452 миллион  сум   кертте. Ягъни 2023 ел   күрсәткеченнән 158,8 миллионга   күбрәк. Финанс  мөмкинлеге булуы безгә хезмәт хакын  арттырырга, төзелеш  алып барырга,  яңа җиһазлар сатып  алырга   мөмкинлек бирәчәк. 2025 елда март-апрель  айларынннан башлап көн  саен 30 тонна  сөт сату, терлекләр артымын 1100 граммга  җиткерү бурычы  куйдык. Һава шартларына бәйле игенчелектә дә уңай  динамика  сакланачагына өметләнәбез”.

 

Шакировлар династиясе

 Баш агроном безне комплекс  янәшәсендәге  техника паркына да алып   килде.  Рәис Шакиров һәм  Ил­дус Хәйруллинның үзйөрешле “Ту­ман-2” машинасы ремонты белән  мәшгуль вакыты  иде. Насосын, шарлы бармакларын алыштыралар, тәгәрмәчләрен көйлиләр. Агрегат инде 6 сезон эшләгән, җентекле техник  карау  сорый. Кырга  чыккач ватылырга ярамый. Быелгы кышка карап фаразласаң,  яз бәлки иртә килер, йә соңарыр – моны синоптик­лар да белми. Барысына  да әзер булырга  кирәк. “Туман-2” – ашламаны басуга  кар беткәнче  сибәр өчен. Мартта ук эш башланырга  мөмкин. Аны үзем ремонтлыйм, үзем  үк кырга  да  алып чыгам. Слесарь Илдус Хәйруллин  булыша. Ул да механизатор, 1985 елдан бирле тракторда. Кышын тимерче эшен башкара. Җирне ашлагач, ”Туман”ны уҗымны авыруларга каршы химикатлар бе­лән  эшкәртүгә  көйлим. Сиптергече 12  метр киңлектә җәелә һәм югары җитештерүчәнлеккә ирешеп  була. Аннары “МТЗ-1221” тракторына тырма, культиватор тагам. Урак  килеп җиткәч, комбайнга  утырам.  Был­тыр “Акрос” белән 12212 центнер ашлык суктырган идем. Урып-җыю тәмамлангач, “Нью-Холланд” та улым белән ике сменада җир эшкәртәбез. Сенаж да тыгызлыйбыз. Кышын инде  фермада,  йә төнге  смена,  йә  сыер саву инде. Тик торган  юк”, – дип  сөйләде Рәис Шакиров. Хезмәттәше әйтүенчә,  ул универсаль механизатор, берүзенә 5 техника иярли.  “МТЗ-82” тракторында 850 эталон/гектар   эш башкарган. “Туман” агрегаты белән 3200 гектарда үсемлекләрне тукландырган, төрле корткыч-бөҗәкләргә һәм чирләргә каршы эшкәрткән.

Гомумән,  Шакировларны ху­җа­лыкның тоткалары дияргә була. Рәиснең игезәге Наил хәзер фермада,  җәй терлек  азыгы пресслый, энекәше Раиф комбайнда эшли, кышын үзтөягечкә  утыра. Улы  Рәсим инженер, Нәфис тә әтисе юлыннан китеп, уртак бурычны хәл итүгә  өлеш  кертә. Кызы Гүзәл Мәрданова “Мөхәммәтшин” да хисапчы  булып эшли. Сеңелкәше  Рәйсә Сабитова бухгалтер, апасы Райләнең хезмәтен дәвам итә.  Шакировлар  династиясен Рәиснең ике туган энекәше  Нурхат,   апасының уллары Инсаф белән Илфат тулыландыра.  Менә  шундый уңган-булган, хезмәт  сөючән нәсел тамыр  җәйгән Икшермә  якларында.  “Хәзер тормыш  авылда  да шәһәрдәгечә.  Яшьләр генә никтер  моны  аңлап бетерми. Без балаларыбызны яныбызда  калдырдык. Чөнки  үзебез олыгаеп барабыз, хезмәт эстафетасын дәвам итүчеләр  кирәк”, – ди Рәис Шакиров.  

 

Әниләре  кебек

 Комплекста 10-15 көнлек яшь бозауларны Резеда Әхмәтова кабул итеп  ала. Бер ел гына  эшләсә дә, барысын  да белә.   Чөнки аның терлекчелектә 17 еллык хезмәт тәҗрибәсе бар. Башта  зур бозаулар караган. Бик җитез, уңган һәм тырыш. Күз тимәсен, аңа үз яшен биреп тә булмый.

“Сөттән  аерылмаган бозаулар аеруча да игътибарны таләп итә. Иртәнге сәгать 6да  киләм. Башта малларны җентекләп күздән кичереп чыгам. Йөздән артык алар.  Кәефсезләре  күренмиме, эчләре  китмиме?  Аннары сөт­не,  температурасын үлчәп, эчертә  башлыйм.  Әбәткә дә кайтмыйм. Гел бозаулар  янында булырга тырышам, төрле вакытлары бар бит.  Сыйпап, хәлләрен белеп кенә торам. Малларны яратмасаң, фермада эшләп булмый”, – ди ул.

Резеда Әхмәтова үзе Кече Кибәче кызы. Өчнарат  авылы  егете Дамир белән гаилә корганнар. Авылдашы Рәйсә Сабитова чакыргач, баш­та  ашханәдә  эшләгән.  Ашарга пешерү  сезонлы гына булгач, фермага  күчкән. Бер дә үкенми. 2024 елда бозаулардан 208 центнер тулай  үсеш алуга  ирешкән.  Дамир да фермер хуҗалыгында  эшли. Бригадир.

 

Әтисе үрнәгендә

 Нәфис Шакиров – фермер хуҗалыгында иң яшь механизаторларның берсе. Җитәкчеләр аңа зур өметләр баглый. Нәфис  үзе дә эшкә килүенә бер дә үкенми.

“2008  елдан Саба аграр  көллиятенә укырга кердем.  Кулыма тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерү турындагы дипломны алгач, ир-егетләр өлешенә насыйп армия хезмәтендә булып кайттым. Коллектив бик дус һәм бердәм. Без нинди хәлдә дә бер-беребезгә ярдәм итеп эшлибез. Хуҗалыкта һәркем үз урынында шәхси өлешен  кертә. Игелеген   күрергә  язсын, әлһәмдүлилләһ”, – ди егет.

Ул былтыр “Нью Холланд” тракторына триолент культиваторы тагып 20-22 сантиметр тирәнлектә 735 гектар җир сукалаган, барысы 8162 эталон/гектарда эш башкарган. “MACDON” комбайны белән 1173 гектарда үлән урган. Хәзерге  вакытта  “МТЗ-82” белән терлекләргә  азык  кертә. Ашатырга   күп   кирәк. Азык бер  центнер    күләмендә  җи­­тештерелгән мөгезле эре терлек итенең  үзкыйммәтендә 40,3 процент  урын алып тора.  

 

“Андыйлар  күбрәк булсын  иде”

Хуҗалыкта коллектив белән танышу ветеринария белгечләреннән башланды. Кайда да терлекчелекнең үсеше, тотрыклылыгы  әлеге һөнәр ияләреннән башка  мөмкин түгел. 2024 елда “Мөхәммәтшин”да сөт җитештерүне 20200 центнерга  арттырып, 100 мең  чиген  узганнар, 1080 баш бозау алганнар, тәүлеклек  артымны 1033 граммга җиткергәннәр  икән,  монда  ветеринарлар  Владимир  Романов, Наталья  Кузнецова, хезмәте дә яры­лып  ята. Алар Нократ Аланыннан 5нче  елларын килеп эшлиләр, торак белән тәэмин ителгәннәр.

“Без үзебезне башка районнарда да сынап карадык. Алексеевскида хезмәт шартлары начаррак булгач, Икшермәгә килдек. Биредә мораль яктан да тынычлык, барыбыз да канәгать. Барлык проблемаларны кайгырткан  Зөфәр  абый кебекләр  күбрәк булсын  иде. Терлекләрнең сәламәтлеге, бозаулар авыруларын кисәтү, вакытында вакцинация, диагностикалау һәм дәвалау, сыйфатлы продукция җитештерелүе – боларның барысы да безнең күзәтүдә. Комплекс җитәкчесе  Илдар Галимуллин фәнни нигезләп төзегән балансланган рацион җитештерүгә зур  йогынты ясый”, – диде октябрьдән баш ветеринар  итеп билгеләнгән Наталья  Кузнецова.

2024 елның декабреннән ветеринария белгечләре сафына   Ан­на Дабакова һәм  Антон  Шишов  та килеп  кушылган.

Быел гыйнвар  аенда сыерлардан һәм таналардан 120 баш бозау  алынган. Беренче  кварталга   үрчем  295 баш булыр  дип  көтелә.

 

2025 елга төзелешләр

Фермер хуҗалыгы 2025  елда  18гә 100  метр озынлыктагы ике  сенаж базы,   аерым саву  заллы  200 башлык  сыерлар  торагы төзүне,  25  мең  кубометрлы лагуна эшләүне,  70кә 15 метрлы  складның  идәнен яңа бетон җәеп шомартуны, кыскасы,  төзелешкә 100

миллион  сумнан артык чыгым тотуны планлаштыра. 2021 елдан бирле кредит, заемнар алмыйлар. Тотыласы

акча еллык табыш хисабына булачак.

 

Игенчелектән башлана

Сыерлар яхшы ашатсаң гына мул  сөт бирә, бозаулар да алларында оны-көрпәсе, микроэлементларга баетылган  катнаш азыгы торса гына ай  үсәсен көн  үсә. Терлекчелек тармагын сыйфатлы  азык белән тәэмин итүчеләр – уңган-булган игенче-механизаторлар. Моның өчен игеннәр хуҗалыкта 2595 гектар мәйданда   үстерелә. Шуның эченнән бөртеклеләр – 1056, азык  культуралары 1331 гектар мәйдан  били.

“2024 елда хуҗалыкта бер шартлы терлеккә 46,2 центнер азык берәмлеге җитештерелде. Бөртекле  культураларын  киптереп,  чүбеннән  арындырганнан соң, тулаем  җыем  35700  центнер  булды. Бу терлекләрне  җитәрлек   күләмдә  азык белән тәэмин итәргә  җитә. Безнең туфракта  ашламаны  аз  кертеп югары  уңыш  алып булмый.   Шуны истә тотып, 2024 елда кырлар тәэсир итүче  матдәдә бер гектарга 131 килограмм исәбеннән тукландырылды. Барысы  820 тонна  ашлама кертелде. Эшкә  “Туман” агрегаты 12  апрельдә  чыккан иде. Өстәмә тракторлар да  куелу  көнгә 200-250 гектарда  җир   ашлау  мөмкинлеге бирде.  Быел 1 февральгә тупланган минераль ашлама тәэсир итүче  матдәләрдә 82  килограмм тәшкил итә. Чәчүгә  кадәр җир сыен туплау тукталмаячак. Моннан тыш 100 тонна сыек “КАС-32” азот ашламасы кайтарылды. Чәчү вакытында каты һәм сыек ашламаны берьюлы кертү өчен көйләнгән “Фиат-Агро” агрегаты алынды.  Яңа “КАТ” тракторына чәчүне тигез  алып бару  өчен Topcon җайланмасы куелды. Май-июнь  айларында  корылык күзәтелү сәбәпле, 100 гектарда дымсызлыкка  чыдам соргоның “Суданский” гибридын үстерергә планлаштырабыз. Малларны  җитәрлек   күләмдә фураж белән тәэмин итү, орлык әзерләү,  эшчеләргә  бирү өчен  кимендә 4000 тонна уңыш  алырга, һәр шартлы терлеккә 40 центнер азык берәмлеге тупларга  кирәк”, – диде баш агроном Данил Сәйфуллин.

 

Кулыннан килмәгәне юк

Туган  ягында 31  ел баш инженер булып  эшләгән  Марат Нургалиев белән былтыр техника паркында сөйләшкән  идек. Бу кышта азык үзәгендә күрештек. Оператор  авырып киткән дә, вакытлыча  аны  алыштырган. “Хәзер  кая кушалар, шунда барам. Азык үзәген дә был­тыр үзебез эшләдек. Икенче төрле  күпфункцияле заманча тегермән дияргә була. Ашлыкны шланг ярдәмендә үзе  суырып  ала. Терлекләргә көнгә 12 тонна  фураж оны кирәк.  Тартканда аңа акбур,  сода, биоөстәмәләр  кушыла. Составны компьютер көйли һәм куелган иләккә карап төрле  ваклыкта  чыгара. Бозауларга чиста  арпа гына тартыла. Патока өчен аерым тегермән бар. Менә шушы система белән  идарә итәм. Кул көче аз кулланыла”, – диде  Марат Нургалиев.

Ул инде 5 ел Иске Икшермәдәге СКУ универсаль машинасында тиешле  кондициягә  китереп чәчүлек орлыкны   чыгаручы да. Тагылма аг­регатлар ремонтында да катнаша. Игеннең уңышы шушы катлаулы циклның бөтен нечкәлекләрен  аңлап, вазифаларын төгәллек бе­лән башкаручыларга нык бәйле.

 

Продукциянең  үзкыйммәтендә азык микъдары зур урын  алып тора. “Мөхәммәтшин”  фермер  хуҗалыгында 2024 елда  1 центнер сөт җитештерүгә 2552,22  сум  акча сарыф ителгән. Шуның 45,3 процентын терлек  азыгы тәшкил итә.  Ул  никадәр  сыйфатлырак булса, үзкыйммәт тә кими.

Фәнил Мәүлетов әзерләде.  Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев