Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Зариповлар -тармаклары көчле нәсел

«Шәҗәрә-буыннар чылбыры» сәхифәсе

 Иләбәр авылында яшәүче Зариповларның буыннар чылбыры, ягъни шәҗәрәсе турында сөйләшкәндә киң ябалдашлы  нәсел агачы күз алдына килә. Әлбәттә, нәселнең матур киләчәге – тамырларның ныклы булуыннан тора. Бүгенге сәхифәбез дә нәкъ менә шундый  көчле тармаклы нәселләрнең берсе, үзләренең 10 буын бабаларын ачыклауга ирешкән  Зариповларга һәм аларның гаилә кыйм­мәтләренә багышлана.

“Әти-әни­ бер тамырдан”
“Нә­­­селе­­безнең иң туганлыклы, кызыксынучан кешесе –иремнең бертуганы Миннислам абый иде. Буыннарыбызны барлап, шәҗәрә тө­зү эшенә дә бик җитди карады.  Һәммәбезне бербөтен итеп җыеп, барлап  торучы да ул иде. Нәсел шәҗәрәсен төзүгә дә  иң беренчеләрдән булып кереште”, –дип сөйли төп йортта  яшәүче Дамира ханым.

Биредә дүрт бертуган Зариповлар – Миннислам, Рамазан, Зөфәр, Илшат туып-үсеп, ни кызганыч, иң өлкәннәре инде өч ел элек бакыйлыкка күчте.

“Миннислам 2000 елларда,  Саба сөт-май комбинатында директор булып эшләгәндә,   бик кызыксынып, бу эшкә кереп китте. Дәүләт архивыннан метрика кәгазьләрен эзләтеп,  ул вакыттагы “Саба таңнары” газетасы редакторы Тәлгат Нәҗмиев белән Казанга йөргәннәрен яхшы  хәтерлим.  2019 елда Кукмарада шәҗәрәләр буенча зона бәйгесе булды. Шунда катнашыр өчен   кызым Айгөл белән оныгым Азалия   нәсел җепләрен тагын да тирәнрәк итеп өйрәнеп, китап итеп тә ясадылар. Өебездә картина итеп эшләнгән  ике шәҗәрә бар. Берсе әткәй, икенчесе әнкәй нәселенеке. Агачның икесендә дә иң аста   бер кеше  – Мөслим бабай исеме язылган. Нәсел җепләрен барлаганда шул ачыкланды: каенанам белән каенатам икесе дә бер үк тамырдан булганнар. Мөслим бабайның ике улы: Мөхәммәтрәхим буыны буйлап әткәй ягы, Габделкәримнән әнкәй ягы киткән”, – дип сөйли мәрхүм Миннислам Сәгыйть улының  37 ел иңне-иңгә куеп яшәгән   җәмәгате Әлфия ханым.

Мөслим бабайдан башланган  нәсел агачы бүген ныклы тамырлар җибәреп,  әлеге буын вәкилләренең һәммәсен дә  хезмәт сөючәнлек, гаделлек, бердәмлек, тырышлык берләштерә. Ата-бабаларының маңгай тире тамган төбәктән  читкә китмичә, һәрберсе язмышларын туган җирләре белән бәйләп намуслы хезмәт итәләр. Нәсел-ыруның лаеклы дәвамчысы булган кеше ил-Ватан алдында да мәртәбәле, хөрмәтле булганлыгына  Зариповлар  мисалында чын-чынлап инанасың.  
 

Зариф бабайның исеме  Зариповлар фамилиясендә   лаеклы дәвам итә
Зариф Фазылов 1902 елда Иләбәр авылында туган. Алар гаиләдә өч бала ятимлектә, күп михнәтләр күреп  үсәләр. Кечкенәдән  муллаларга ялланып, хезмәтче булып эшләүләре билгеле. Зариф Фазыл улы   1925 елда шушы авылның кыю, үткен   кызы Бәдерниса белән гаилә кора.  Сугыш башлануга өч балалы  гаилә башлыгы  Суслонгер лагерына озатыла.

“Мин бабайны бик яхшы хәтерлим, бик йомшак, басынкы холыклы кеше иде. Суслонгерда күргән газаплары турында сөйләгәне истә. “Ворошилов  үзе  килеп таркатты. Монда кичергәннәрне беркемгә дә күрергә язмасын”, – дип әрнеп әйтә торган иде. Бәдерниса әби аның янына барып йөри. Бабай шуннан сугышка китеп, каты чолганышлар вакытында әсирлеккә эләгә. Сугыш беткәч аларны Донбас шахтасына эшкә җибәрәләр.  Гаиләсен, туган якларын сагынуга түзә алмыйча, 1947 елда  күмер вагонындагы күмергә күмелеп качып кайта”, – дип сөйли  төп йортта яшәүче  оныгы Зөфәр бабасы турында.

  Кайту хәбәре районга да ишетелә, күп санлы  сорау алулар башлана. Әмма авылда да эшче көчләрнең җитешмәвен, бөтен йөрәге белән гаиләсенә һәм колхозга бирелүен күреп кире озатмыйлар. Хатыны Бәдерниса 59 яшендә начар чирдән вафат була.

“Әби гаиләдә 7 малайга 1 кыз булып үсә. Бертуганнары бик хәлле кешеләр, бригадирлар, милиция начальниклары була. Бабай сугышта булганда да балаларны үстерешергә туганнары булыша. Бабай бик ябык  гәүдәле, куркаграк  кеше иде. Концлагерьда, төрмәдә җәзаланып, кичергән җәбер-золымнары үзенекен иткәндер.Үзе сөйләгәннән хәтерлим: бер лагерьдан икенчесенә кү­чергәндә  әсирләрне берәм-берәм  таяк, камчы белән кыйнап кертәләр. Бу болай да үлә, моңа сукмагыз, дип, бабайга тимиләр. Бервакыт яһүд дип атарга алып чыккач, татарлыгын исбатлар өчен Коръәннең бер сүрәсен укып күрсәтергә кушалар. Бабай  шуны укып исән калган”, – дип искә ала Рамазан Зарипов. Үз Ватанына, ту­ган авылына кайтып яшәсә дә,  әсирлеккә төшкән кеше булуы аны гомер буе эзәрлекли, кимсенеп яшәргә мәҗбүр итә.  Шахтадан кайткач,   Саба –Шәмәрдәннең иске таш юлын салуда эшли. Әлеге җаваплы эшнең бригадиры була. 1950 елларда көндәлек нормаларын арттырып үтәгәннәре өчен Зариф Фазыловны велосипед белән бүләклиләр. Велосипед ул заманның  бик дәрәҗәле техникасы санала. “Ак күлмәк булмагач, нәрсәгә ул велосипед” дип, Зариф  бүләктән баш тарта. Янәсе, ак күлмәге булмаганнар аның белән йөрергә лаеклы тугел. “Бабай гомер буе ташчы булды.  Хәзер дә алар  элек таш чыгарган  иңкүлек булып сакланып калган урыннар бар. Мин дә  бабай белән елгада таш чыгарып үскән малай. Сигезенче сыйныфта укыганда үзем эшләгән  480 сумга “Восход” мотоциклы сатып алдым. Бабай гомер буе дини кануннарны үтәп тормыш итте, Коръәнне яттан белә, тәрҗемә итә иде.  Әби үлгәннән соң 11ел яшәде. Төрекмәнстанда яшәүче кызы янына китеп, өчәр ай торып кайта иде. Анда да дини йолаларны башкарып йөргән. 1980 елда, мин армиядә вакытта   вафат булды. Ятим үскәнлектән әтисе Фазыл бабай  турында бик аз белә иде.  Алар  әби белән җиде бала үстереп, шуларның  берсе – безнең әтиебез Сәгыйть Зарипов”, – дип үз нәселләренә бәйле хатирәләр бе­лән уртаклаша Рамазан Зарипов. 
                      

 Әти сызган юлдан...
Сәгыйть Зарипов 1931 елда туа. Сигез яшьтән  колхоз тракторларына су ташый башлый.  11-15 яшьлек малайлар колхозчы хатын-кызлар белән беррәттән,  ярым ач килеш, кояш чыкканнан баеганга кадәр хезмәт куялар.

“Әти ут бөрчәсе кебек,  бик тырыш, төгәл, булдыклы кеше иде. Холкы белән  әнисе ягына охшаган.  Гомер буе техника арасында булды,  туган колхозында шофер булып эшләде. Безгә – дүрт малайга азык-төлекне дә, кием-салымны да әти алып кайтты. Әнинең кибеткә йөрергә вакыты да, мөмкинлеге дә булмады. Чөнки  алты ир-ат булган йортта кайсысына гына өлгерсен. Безне авылда Кайчы нәселе дип йөртәләр. Бу кушамат әтинең  сүзен өздереп, кисеп  әйтүеннән тагылган. Ул  беркайчан да кулыннан килмәс нәрсәләргә вәгъдә бирмәде,  үти алмаган эшенә “ярар” димәде”, – дип сөйли Зөфәр абый.

Алар 1956 елда Гөлфия апа белән гаилә корып, дүрт малай тәрбияләү үстерәләр. Гөлфия апа бөтен гомерен терлекчелеккә багышлый: 42 ел сыер савучы булып эшли.  1973 елда “Хезмәт Кызыл Байрагы” орденына лаек була. Тырыш хезмәтләре өчен  Мәскәүгә ВДНХга бара. Үзләре үрнәгендә, тапшырылган эшне  югары нәтиҗә өчен  башкаручы,  үзләреннән бигрәк ил гаме белән яшәүче, хезмәт җанлы дүрт улларына да тәрбиянең асыл үрнәкләрен сеңдерәләр.  Әти-әнинең балаларга калдырган иң зур мирасы шул.  Сәгыйть абый инде вафат,  93 яшьлек Гөлфия апа өйнең иң түрендә, кадер-хөрмәттә гомер кичерә. 


Нәсел  күрке – татулыкта
“Әти-әни, әби-бабай  биргән алтын ки­ңәш­ләргә бүген дә таянабыз. Гаделлек, төгәллек, бер-берең белән дус-тату, туганлык­лы булу – төп бурычыбыз. Нәсел җепләрен таркатмау, бер-беребезгә булышу, һәр эшне  киңәшеп башкару – тормышыбызның девизы”, – диләр Зариповлар. Алар бу сүзләрнең хаклыгын күркәм тормышлары мисалында да  раслап яшиләр. Һәрберсе хезмәтләре белән хөрмәт казанган, абруйлы шәхесләр.  
 Миннислам Сәгыйть улы  район, респуб­лика күләмендә үзеннән якты эз калдырган  кешеләрнең берсе, үзе исән булмаса да, башкарган колачлы эшләре яши. Күп санлы дәүләт бүләкләренә лаек булган, исеме “Лучшие люди регионов России” китабына кертелгән  шәхеснең  тормышы балаларына, оныкларына якты маяк.  Тормыш иптәше Әлфия ханым белән 3 бала тәрбияләп үстереп, аларның һәрберсе  ерак  әби-бабайдан килгән күркәм яшәеш өлгеләрен лаеклы дәвам итәләр.

Рамазан Сәгыйть улы озак еллар җитәкче вазифаларын башкарып, 2000 елдан ”Рамазан”, “Яшен”, “Таш” оешмаларын җитәкли.  “Татарстанның Атказанган автотранспорт хезмәткәре” һәм районның “Алтын билгесе” белән бүләкләнгән.  Әлфия ханым белән  өч улларына гомер бүләк итеп, бүген аларның бәхетле тормышларына, оныкларга  куанып яшәгән мәлләре.

Гаиләдәге өченче бала – Зөфәр  Сәгыйть улы  туган нигез җылысын сак­лап яши, туганнарның бергәлегендә, бердәмлегендә тормыш ип­тәше Дамира ханым белән  аларның өлеше зур. Ике ул үстергәннәр. Кечкенәдән җирне сөеп, авыл сулышы белән үскән  Алмазлары ата-бабасының маңгай тире тамган туган төбәгендә – "Игенче" җәмгыятен  җитәкли.  
Зариповларның дүртенчесе – Илшат Сә­гыйть улы гомерен  хокук сак­лау­ органна­рына хезмәт итүгә  багышлый.  Бү­ген хезмәтен Казан шәһәрендә дә­­вам итә.  Хезмәттәге уңышлары өчен күп дәү­ләт бүләкләренә лаек булган. Руша­ния ханым белән ике ул тәрбиялиләр.


Кыскасы, Мөслим бабайдан башланган тамырлар нык,  алар яхшы  шытымнар җи­бәреп,  бүген  татлы җимешләр бирәләр.  Әби-ба­байлар рухына тап төшермичә, бу­­ыннар бәй­­ләнешен саклап яшәүче За­риповларның яулыйсы үрләре, ирешәсе казанышлары алда  әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев