Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үзмәшгульләр “күләгәдән” чыга

2019 елда Татарстан Республикасында һәм тагын 4 төбәктә “Һөнәри керемгә салым” махсус режимын кертү эксперименты башланды. Әлеге пилот проекты белән укучыларны таныштыру өчен Федераль салым хезмәтенең 10нчы районара инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фаил Нигъмәтҗановка мөрәҗәгать иттек.

 –Әлеге режимнан кемнәр файдалана ала?

   –Бернинди оешмада теркәлмәгән, хезмәт килешүе белән башка кешеләрне эшләргә җәлеп итмәгән  шәхси эшмәкәрләр, хезмәт килешүе төземичә генә  үз эшчәнлеге  белән мәшгуль булган физик затлар. Әйтик, салым  органнарын читләтеп узып акча эшләгән компьютер программистлары,  өйдә чәч алу, тырнак ясау, автомойка, автосервис хезмәте тәкъдим итүчеләр, тортлар  ясап сатып керем алучылар, репетиторлар, няня хезмәтләре, тамадалар, фотографлар һәм башкалар. Нотариуслар, арбитраж идарәчеләр, адвокатлар, бәяләүчеләр, медиаторлар яңа режимны куллана алмый. Яңа режим үзмәшгуль белән шөгыльләнүчеләргә  рәсми эш алып барырга мөмкинлек тудырачак. Ул шуның нигезендә реклама кампаниясе үткәрә ала. Эшне социаль челтәрләрдә дә җәелдерергә мөмкин.  Теркәлеп, ачыктан-ачык эшләгәндә, аның үзенә ышанычы арта.

 –Ә теркәлү өчен нишләргә?

 – Аның өчен салым органнарына барып йөрү мәҗбүри түгел.  “Минем салым” мобиль кушымтасыннан теркәлергә мөмкин. Аны интернетка тоташкан хәлдә телефон, смартфон яки компьютер аша башкарып була. Бу хакта инспекция хезмәткәрләре гражданнар  җыеннарында  аңлату эше алып барды.

–Күпме  салым түлисе була?

–Минималь күләмдә. Ул сумма болай билгеләнә: физик затлар эшләүдән, хезмәт күрсәтүдән, товар сатудан кергән керемнең – 4, шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар 6 процентын күчерә. Үзмәшгульләргә  эш дәвамында бер тапкыр 10 000  сум күләмендә  ташлама бирелә. Ул 4 процентлы  салым түләүчеләргә   – 1, 6% түләүчеләргә   2 процент  күләмендә бирелә.  Әйтик, 1000 сумлык хезмәт күрсәткән очракта,    4 процентлы   салым    40 сумнан 30га гына  кала. Ташлама  һәр салым чоры  саен  10000 сум   чыгып (10000 -10 = 9900) беткәнче  бирелә. Әлеге эшчәнлеккә күчүчеләр 13 процент күләмендә керем өчен түләнүче салымнан азат ителә. Еллык керемнең 2,4  миллион сумнан артмавы   мөһим. Аннан күбрәк  керем  алучы бу категориягә керми. Түлисе салым смартфондагы мобиль кушымта программасы ярдәмендә  хезмәттән файдаланучыга  чек биргәндә исәпләнә, моны инспекция “күреп” торачак һәм айлык салым түләү турында хәбәр киләчәк.  "Һөнәри керемгә салым" махсус салым режимын куллану буенча тулырак мәгълүматны салым инспекциясеннән алырга мөмкин.     

 –Үзмәшгуль булып теркәлүчеләр бармы инде?

–Инспекция буенча хәзерге көндә 204 кеше үз­мәшгуль зат булып теркәлде. Шуларның 57се –Саба районыннан. Бу әле  соңгы сан түгел. Үзмәшульлек белән  шөгыльләнүчеләрне авыл җирлекләре Советларында  яхшырак беләләр. Учетка басарга кирәк­леген аларга аңлату  кирәк булачак.

Фото: https://pixabay.com | geralt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев