Зөлфия һәм Хәниф ТИМЕРБАЕВЛАР: «Бер коллективта булгач, гел бер төрле уйлыйсың...»
Хезмәт урыннарында парлап, ягъни ирле-хатынлы эшләүче гаиләләр белән аралашуыбызны дәвам итәбез. Парлап эшләүнең нинди уңай яисә тискәре яклары бар?
Зөлфия һәм Хәниф
Тимербаевлар:
–Без 1990 елдан бирле район мәдәният йортында бергә эшләүнең уңай якларын гына тоябыз. Чөнки бер-береңне яратып, хөрмәт итеп яшәсәң, беркайчан да туйдырмыйсыңдыр ул. “Гел бергә эшкә китәсез, көне буе бергә буласыз, бергә кайтасыз, бергә ашыйсыз”, – диючеләр дә бар. Бер коллективта гел бер төрле уйлыйсың, бер-береңнең кая икәнен беләсең, бу тормышта шулай ук бик мөһим әйбер. Без көндезме, төнлә уза торган чарамы – гел бергә. Әзерләнгәндә иң беренче бер-беребезнең фикерләрен тыңлыйбыз. Мәдәният йортында планлаштырыла башлаган чаралар турында фикерләрне өйдә дәвам итәбез..
Әгәр хатының башка җирдә эшләсә, аны машина белән илтеп куясы булыр иде. Бер генә маршрут белән йөргәч, бензинга да экономия кала. Икең бергә булуның тагын бер отышлы ягы бу. Аннары, руслар әйтмешли, “конфликт интересов” юк. Бергә эшләмәсәң, ир дә, хатын да үзенекен сөйләр иде. Шуннан бәхәс тә кубарга мөмкин. Икебез дә бер юнәлештә булгач, бездә бәхәсләргә урын юк. Башкаларга да мөмкинлек булса, шулай бергәләп эшләргә тәкъдим итәр идек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев