Журналист Гөлсинә Галимуллина: Журналистика - тормыш агышым
«Саба таңнары»на -95 яшь!

Гөлсинә Галимуллина,
журналист, язучы:
Мәктәп елларыннан газета-журналларга мәкаләләр яза башладым. Шушы мавыгуларым аша журналистикага килеп кердем. Һәм, ялгышмадым, үземне журналистикада таптым. Газетабызның 95 еллык юбилее якынлашкан көннәрдә уйларым белән утыз җиде еллык хезмәт юлым буйлап әйләнеп кайттым. Күз алдымнан чәчәкле җәйләр, көзге җилләр, кышкы салкыннар узды. Әйе, шулай, журналист өчен һава торышы каршылык тудырмый. Кар явамы, әллә салкын җил битеңне өтеп аламы, журналист иртәгә чыгачак газетага язмасын әзерләргә тиеш. 1978 елда хезмәт юлымны авыл хуҗалыгы бүлегендә, легендар журналист Илфир Салаватуллин җитәкчелегендә эшли башладым. Ул - беренче остазым булды. Икенче остазым - редактор Тәлгат Нәҗмиев. Илфир абый авыл хуҗалыгы темасын өйрәнергә ярдәм итсә, Тәлгат Саматович стилистикага юнәлеш бирде. Язган җөмләң төзек һәм җырлап торырга тиеш. Хезмәт юлымны, тормышымны бары тик, журналистикага гына багышлый алуым белән үземне бәхетле саныйм. Ни өчен? Журналистикада эшләү елларында хезмәтем зурланды. Күп санлы грамоталар, иҗади конкурсларда җиңү яулап алган бәхетле мизгелләр бик күп булды. Миннән профессионал журналист ясаган остазларыма рәхмәтле булып яшим. Остазларымның икесенең дә миңа әйткән соңгы сүзләре: "Бәхетле бул, сеңлем".
Лаеклы ялга чыкканнан соң, әдәби китаплар язып таныла алуымны да остазларымның хәер-догасы дип кабул итәм.
Журналистика - тормыш агышым, яшәргә яңа көч бирә торган сулышым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев