Бу гади ярыш кына түгел, ә юлларда хәвефсез тәртип культурасын формалаштыруга мөһим адым
Саба аграр көллияте бинасында «Ата-аналар иминлек өчен»беренче республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Саба аграр көллияте бинасында «Ата-аналар иминлек өчен»беренче республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Чара беренче тапкыр үткәрелде һәм балаларда юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыру, ата-аналарның үз-үзләрен тоту культурасын үстерүгә ярдәм итү, иминлек өлкәсендә ата-аналарның инициативаларын стимуллаштыру, гаиләнең һәм мәктәпнең иң яхшы хезмәттәшлек тәҗрибәләрен ачыклау һәм популярлаштыру бурычлары куелды. Ел буе башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү өчен уеннар һәм мәйданчыклар проектларын эшләделәр.
Призерларны Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов, Татарстанда «беренчеләр хәрәкәте» җитәкчесе Тимур Сөләйманов, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры урынбасары Светлана Бикчәнтәева, Фәннәр Академиясенең тормыш иминлеге фәнни үзәгенең фәнни-мәгариф бүлеге башлыгы Регина Хөсәенова бүләкләде. Ин элек Актаныш районы ата-аналары үзләренең һәркемгә үрнәк булырлык матур чыгышлары белән залны җанландырдылар.
“Кадерле балалар, хөрмәтле өлкәннәр, сезнең бу бәйгедә катнашуыгыз — ул гади ярыш кына түгел, ә юлларда хәвефсез тәртип культурасын формалаштыруга мөһим адым. Хәвефсезлек ышанычтан, үзара аңлашудан, дөрес аралашудан башлана. Бу юлларда гына түгел. Чынлыкта юллардагы хәвефсезлек кешенең аңында башлана, бу — хәвефсезлек культурасы. Әлбәттә, юл хәрәкәте хәвефсезлеге темасына мондый актив адым ясалу бик мөһим. Актанышлылар безгә ачык итеп иң мөһим нәрсәләрне искә төшерделәр. Шундый әйтем бар: намус һәм аңлылык – ул башкалар күргәндә нәрсә эшләвең түгел, ә үзең белән ялгыз калганда ничек гамәл кылуың. Юлны кызыл утка чыкканда ГИБДД хезмәткәрен күрү-күрмәвең генә түгел, ә синең эчке көчең җитеп, хәтта юл буш булганда да светофорның кызыл утында туктап тора белүең. Син эчеңнән кемдер кызыл утка чыкканда ризасызлык хисе кичереп, аңа кисәтү ясарга батырчылык итсәң, җавапка начар сүз ишетүдән курыкмасаң – менә шул вакытта безнең җәмгыятьтә культура үзгәрә башлар, мөгаен.
Шуңа күрә барыбызны да «Юл хәрәкәте хәвефсезлеге өчен» бәйгесендә катнашучыларны да — бу культураны иң элек үз гаиләбездә, үзебездә һәм тирә-юнебездә формалаштырырга чакырам. Адымлап, миллиметрлап алга барып, балаларны тыңлап, без хәлне яхшы якка үзгәртә алачакбыз дип уйлыйм. Чөнки алар — безнең беренче тәнкыйтьчеләр. Мин дә машина йөртүче буларак әйтә алам: алар безгә һәрвакыт искәртә — «Нигә син шулай эшләдең? Нигә борылдың? Ут янмады бит!» Ә без, өлкәннәр, еш кына: «Барысы да тәртиптә», — дибез. Юк, бу дөрес түгел. Кайчак хакыйкать, дөрестән дә, балалар авызыннан ишетелә”,–дип сөйләде Тимур Сөләйманов.
Конкурста җиңүчене Актаныш районының 2нче мәктәбе (I-II сыйныфлар) һәм Лаеш гимназиясе (III-IV сыйныфлар) укучылар, әти-әниләре яулады. Икенче дәрәҗәдәге диплом белән Саба гимназиясе (I-II сыйныфлар) һәм Казан күппрофильле “Перспектива" лицее (I-II сыйныфлар) командалары бүләкләнде. Өченче урыннар Казанның 133нче "Гаилә" күппрофильле лицееның 1нче һәм Актаныш районы Пучы мәктәбенең 4нче сыйныфы укучыларына бирелде. Җиңүчеләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Кара диңгездәге сәламәтләндерү лагерьларына юлламалар, конкурс партнерларыннан кыйммәтле призлар (беренче урынга –130 мең, 2нчегә -170 мең, 3нче урынга -200 мең) алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев