Кызык-мызык рубрикасы буенча яңалыклар
-
БАШ МИЕНЕҢ МУЗЫКАГА МӨНӘСӘБӘТЕ
Сәнгать тудырган әсәрләр һәм образлар, ни генә дисәң дә, баш миенең иҗат җимеше булып кала бирә. Безнең рациональ фикер йөртүебез өчен дә, искитәрлек иҗади табышларыбыз һәм сәер фантазияләребез өчен дә баш мие җаваплы. Музыка да иң серле органыбыз белән бәйле. Йөрәктән чыккан йөрәккә үтеп керә дигән әйтемне үзгәртеп, болай дия алабыз: баш миеннән чыккан баш миенә үтеп керә. Әмма ни рәвешле?
-
ВАКАНСИЯ: СӘЯХӘТ ИТКӘН ӨЧЕН 2 МИЛЛИОН!
Wowcher Британия компаниясе үзенең сайтында яңа вакансия урнаштырган: алар сәяхәтче эзлиләр. Хезмәт хакы елына 2 миллион сум дип билгеләнә.
-
Чын татар чәе эчкәнегез бармы?
Чит илдә яшәп ятучы танышым миннән татарлар турында сораша. Татарлар чәйне ничек эчә дигән сорауга мин мәтрүшкә, карлыган яфрагы һәм сөт белән дип җавап бирәм. Дустымның никтер кәефе китте. Чит илдә татарлар чәйне тоз һәм май белән эчәләр дип уйлыйлар икән.
-
ОКСФОРД УНИВЕРСИТЕТЫНДА АЛКЫШЛАРНЫ ТЫЙГАННАР
Ышанасызмы-юкмы, тик дөньядага иң танылган университетларның берсендә ... алкышларны тыйганнар. Аларның кемгә зыяны тигән?
-
МАМОНТЛАР КАЙТЫРМЫ?
Динозаврлар, мамонтлар, йонлач мөгезборыннар, сәйяр күгәрченнәр, башка бихисап имезүчеләр һәм кошлар планетабызның табигать дөньясында кайчандыр яшәгәннәр дә, төрле сәбәпләр аркасында юкка чыкканнар. Ә бит араларында шундый мөлаем җан ияләре дә булган. Бүген кайбер галимнәр юкка чыккан төрләрне тергезү турында хыяллана. Аларның планнары барып чыкса, мамонтлар Җиребезгә кайта алырмы?
-
Ни өчен сүз тел очында тора, тик аны искә төшереп булмый?
Бу күренешне “Presque vu” дип атыйлар. Бу халәтне күпләрнең тойганы бар. Балачакта ул хәл безнең белән булмый диярлек, үсә төшкән саен ешая. Аның ни сәбәпле барлыкка килүенә төгәл аңлатма юк. Әмма ике төп теория яшәп килә.
-
Россия халкы йомырканы еллык нормадан артыграк ашый
Кытайда йомырканы тагын да күбрәк кулланалар.
-
Ахырзаманнан качып, 9 ел базда яшәгәннәр
Чит илләрнең берсендә урындагы полиция хезмәткәрләре бер өйнең базында яшәүче гаиләне тапкан. 58 яшьлек ир һәм аның 6 баласы 9 ел дәвамында кеше белән аралашмый яшәгән. Алар шул рәвешле ахырзаманнан качып калырга уйлаган.
-
Чаллының «Татэлектромаш» заводына керә торган урында озын чират хасил булган
Шул хактагы видеороликны социаль челтәрләргә урнаштырганнар.
-
Казан метросында брендлы поезд йөри
Бүген Казан метросында беренче брендлы поезд йөри башлады. Состав вагоннарын Г.Камал театрының иске спектакльләрдән дә, яңа спектакльләрдән дә фрагментлар һәм тамашалардан өземтәләр бизи.
-
Татар-мишәрләр ничек сөйләшә? Татарча сөйли башласа каян булуын белеп була
Иртә, көндез, кич, 24 сәгать буе татарча яшәүче милләттәшләребез һәркайсы үз диалекты белән сөйләшә. 3-4 сүз әйтүгә ул татар кешесенең кайсы районнан, төбәктән булуын әйтеп була.
-
Бразилия футбол фанаты Томер Савойя татар ашларын кабып карый
Россиядә узган футбол чемпионаты вакытында иң танылган Бразилия футбол җанатары Томер Савоя Казанда видео төшергән. Ул Татарстанда ясалган азыкларны һәм эчемлекләрне татып карый. Җанатар үзенең хис кичерешләре белән бик күңелле итеп уртаклаша.
-
Тракторлар татарча бии
Алабугада машина төзүчеләр көнен гөрләтеп билгеләп узганнар. “МТС-Татарстан” компаниясенең сәүдә-җитештерү хезмәткәрләре котлаулар кабул итте. Бәйрәмнең күрке – тракторлар биюе булгандыр.
-
Ни өчен Бөтендөнья табигать фонды эмблемасында панда сурәтләнгән?
Ни өчен кешене яки хайванны чакканан соң умарта корты үлә? Ни өчен бүреләр циркта чыгыш ясамый? Ни өчен Бөтендөнья табигать фонды эмблемасында панда сурәтләнгән?
-
Самарада иң озын шаурма әзерләгәннәр
Аның эчлегенә 22 килограмм ит кирәк булган.