Шигъри дулкын рубрикасы буенча яңалыклар
-
Икмәк тәме
ИКМӘК бит ул җирдә,олы исем, Икмәксез бит беркем торалмый. ИКМӘК бит ул җирдә изге җисем Беркем дә аннан олы булалмый....... Күпереп пешкән кайнар икмәкне, Кулларыма алып иснимен. Хуш исләрең синең шундый тәмле, Син булмасаң, мин соң нишлимен. Хәләл икмәк, ипекәем минем. Синең алда мин бит баш иям. Күкрәгемә терәп, каерып...
-
Шомырт
Шау чәчәктә иде шомырт, Әйтерсең энҗе тавы. Җем-җем килеп, аяз көндә Ала иде күз явын. Үткән-барган туктап калып, Хуш исен исни иде. Коелмасын чәчәкләр дип Җилләр дә исми иде. Тик чәчәкләр коелдылар, Үзгәртте шомырт төсен. Гүзәллеген кызганмады Җимешләр бирер өчен. Зөфәр Шәйхетдинов
-
Авылым минем - Олы Кибәче
Чит җирләргә китеп яшәсәм дә, Килә сезне, өзелеп күрәсе. Ашыга-ашыга кайтам авылыма Туган ягым - Олы Кибәче. К-та: Сагындырды мине туган авылым, Саба ягы -Олы Кибәче. Әти-әнием минем, туганнарым, Килә сезне кайтып күрәсе. Ераклардан сезне күрергә кайтам Авылым минем Олы Кибәче. Тау астыннан шаулап, бәреп чыккан, Җиде җирдән, салкын чишмәсе...
-
Каен җиләге
Каен җиләге тәме. Күңелемнән бер дә китми, Каен җиләге тәме. Җиләкләрдән иң тәмлесе, Каен җиләге - тәмле Хуш исләре, һич ялгансыз, Керә борынны ярып Үлән арасыннан иелеп, Аласың эзләп табып. Куясың да уч төбенә. Торасың бераз иснәп. Тәмле хуш ис,җиләк исе. Кабасың әзрәк- тешләп. Тел өстендәге җиләкне, Чәйнәмисең,йотмыйсың. Әкрен генә...
-
Күңел җылым – сезләргә
8 март - хатын-кызлар, Әниләрнең бәйрәме. Назлы кояш, кар сулары - Язның бүләк бәйләме.
-
Туган тел
Туган телен барыбыз да Ярата, хөрмәт итә. Үз теле өчен уенда Гел яхшы сүзләр йөртә.
-
Буранда
Тәнне үтәли тишә җил, Һөҗүмдә буран явы. Өй кыегына сөялеп Үсеп килә кар тавы.
-
Ясадым Кыш бабай
Кай арада җиткән бу кыш, Килгән котып ягыннан. Бөтен дөнья ап-ак булган, Җир ак юрган ябынган. Шатланам һәм куанам, Чөнки кышны яратам. Бүген үк чыгам тышка, Кар бабай тәгәрәтәм. Тырыша торгач Кыш бабай Ясадым бит, булдырдым. Күз урынына күмер куйдым, Кишер иттем борынын. Башына чиләк киерттем, Сыртына капчык элдем. Матурлыгына...
-
Кыш әкияте
Кар ява урамда буранлап, Җиргә ак бәхетләр коела. Табигать бәхеттән яралган Ак диңгез эчендә коена.
-
Кыш бабай
Син, Кыш бабай, һәр ел саен Матурлана барасың. Сөендереп яшисең син Бөтен дөнья баласын.
-
Кил хәерең белән
Килде безгә Елан елы Хәер-догасы белән. Шатлык, муллык, куанычлар Һәм үз йоласы белән.
-
ӘНИЕМӘ ТЕЛӘГЕМ
Матур бәйрәм көнендә Әниемне котлыймын. Зур бәхетләр сәламәтлек Изге теләк телим мин.
-
БЕРЕНЧЕ КАР
Эленеп-эленеп уйный Тәүге карлар, Төшәләр дә, эреп бетәләр. Тик шулай да түбә кыегына: "Кыш җитә" дип язып үтәләр.
-
КЫШ КИЛӘ
Мамыктай ап-ак кар Әйләнә һавада. Һәм ята ул җиргә Тын гына ява да.
-
СӨЕКЛЕМ
Әнием! Иң сөекле кешем, Юк синнән кадерле беркемем.