Кәҗә елы
Хуш кил, әйдә, Кәҗә елы,
Елың муллык китерсен.
Бераз шуграк булсаң да,
Үзең начар түгел син.
Кәҗә -ристан, дисәләр дә,
Син халыкка бик кирәк.
Мамыгыннан шәл бәйлибез.
Сөтен эчәбез теләп.
Җаныбызга сихәт өсти,
Эчсәк шул кәҗә сөтен.
Кәҗә сөтенең шифасы
Барлык сөтләрдән өстен.
Туның мамыклы, бик күркәм,
Кылычтай мөгезләрең.
Көрәшергә...