"Саба таңнары" газетасы - Саба районы
Кар ява урамда буранлап, Җиргә ак бәхетләр коела. Табигать бәхеттән яралган Ак диңгез эчендә коена.
Син, Кыш бабай, һәр ел саен Матурлана барасың. Сөендереп яшисең син Бөтен дөнья баласын.
Килде безгә Елан елы Хәер-догасы белән. Шатлык, муллык, куанычлар Һәм үз йоласы белән.
Матур бәйрәм көнендә Әниемне котлыймын. Зур бәхетләр сәламәтлек Изге теләк телим мин.
Эленеп-эленеп уйный Тәүге карлар, Төшәләр дә, эреп бетәләр. Тик шулай да түбә кыегына: "Кыш җитә" дип язып үтәләр.
Мамыктай ап-ак кар Әйләнә һавада. Һәм ята ул җиргә Тын гына ява да.
Әнием! Иң сөекле кешем, Юк синнән кадерле беркемем.
Мин бәхетле, мәктәптән кайтуыма Әнием торса көлеп. Шатлыгымны уртаклашса "Кайттыңмы, балам", -диеп.
Әнием, син минем кадерлем, Йөрәгемнең иң-иң түрендә. Үзем күптән әни, тик шулай да Сабыең мин синең бүген дә.
Көзләр килгәч яфраклар саргая, Кошлар киткәч, күңел моңая.
Каршылыклы кеше шул мин - Уйлыйм берсен, эшлим башкасын. Гөнаһым да бардыр, яман күздән, Яман сүздән Ходай сакласын.
Әкияти урман каршы алды - Гөмбәчеләр бүген икебез. Дөнья мәшәкатен читкә куеп, Парлап гөмбә эзләп йөрибез.
Җәйне артта калдырып, Табигатькә көз килде, Матур буяуга чумып, Мең төрле төскә керде.
Сентябрь: әле яңгыр, Әле кояш. Җилләр дә әле усал, Әле юаш.
Табигатьне сары салкын сарды, Күгәренеп ага болытлар.
0