Язмалар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Тапкан сүз – гәүһәр. Табу ләззәтен үзебез татыйбызмы? (ДӘВАМЫ)
Моннан соң һәр язмабызга диярлек күнегү бирмәкче булабыз. Язмаларыбызга күз салып алучыларның саны өчйөзләп булып, арада даими укып барып, телебез, сөйләмебез белән җитди кызыксынучылар да булуы сөендерә. Күпчелек очракта шулар көндәлек кирәкле фикер әйтә, сорау бирә.
-
Каен безнеке!
Фани дөньяга килеп, мүкәләп йөри башлагач, тормыш-көнкүрештәге төгәлсезлекләрне, тигезсезлекләрне күреп хәятнең нинди икәнлеген аз-маз чамалый башлаган идем. Әмма сораулар биреп, өйдәгеләрне борчуга саласым килмәде, чөнки, котылып кайтсалар да, алар мыеклы агайның чоры мәхшәреннән арынып, әле тынычлана алмаганнар иде.
-
«Малае үлгәч, кызы да кирәк түгел. Ул имгәкне сыңары белән бергә күмегез»
Сабирлар гаиләсендә игез балалар туды. Әтиләре Сабирның куанычы эченә сыймады. Малай туды… Ә кыз… Кызлары инде аның болай да икәү. Балаларга Гөлия һәм Айзат дип исем куштылар… Тик әти кешенең шатлыгы озакка бармады, сигез айлык Айзат кинәт үлеп китте. Шул сәгатьтә нәни Гөлия өчен бәхетле тормыш юкка чыкты. Әти кеше бар бәхетсезлеген кызы Гөлиядән күрде. Сабир, каты холыклы кеше, шунда Гөлиядән баш тартты. Улы Айзатны күмәсе көнне әйткән сүзләре бар халыкны сискәндерде. «Малае үлгәч, миңа кызы да кирәк түгел. Ул имгәкне сыңары белән бергә күмегез», – диде.
-
Ана теле: Сүз эзләп табу җиңел эшме? (ДӘВАМЫ)
Бәләкәй бәхәскә кечтеки генә йомгак. Үткән язманы без, турыдан-туры телдән (сөйләмнән) бераз тайпылып,– язмаларыбызда тәнкыйди мисалларның ияләрен күрсәтү-күрсәтмәү мәсьәләсен кузгатып, моны, интернетчыбыз тәкъдиме белән, хәтта, әхлак темасына караган бәхәс дип үк тәкъдим иткән идек.
-
Сихри аһәңнәр экзотикасы
Әле бу ялда гына кызыклы концерт карарга насыйп булды. Экзотик музыка уен коралларында уйнаучылар чыгышы иде ул, Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залының “Sound Story” (Аваз тарихы) абонементындагы быелгы соңгы концерт.
-
«ҮЗ-ҮЗЕМ БЕЛӘН СӨЙЛӘШЕП КАЙТТЫМ»
Сәгатьтә 19:00. Тиздән, тагын берничә секундтан бар да башланачак. Хәзер үземнең тын да алмыйча, сәхнәгә төбәлеп, артистларның уйный башлавын интегә-интегә көтүемне күз алдыма китерәм. Бәлки читтән бераз сәеррәк тә күренгәнмендер. Ләкин минем күңелемдә ул мизгелдә хисләр ташкыны гөрли иде.
-
Сыныкка сылтау…
“Сыныкка сылтау табыла”, — дигән мәкаль бар. Бүгенге зәвыксызлыкның, әхлаксызлыкның, телсезлекнең төп сәбәбе – ана телебездә язылган, әдәби телдә иҗат ителгән әсәрләр икән бит!.. Кичерегез, мәрхүм Әмирхан ага, Аяз абый, Мөхәммәт абый кебек олпат әдипләребез!
-
Фейста чиз шәпский! Яки татар яшьләре сөйләменә бер караш
Соңгы елларда җәмгыятьтә телләр кулланылышында шактый иркенлек, әдәби тел нормаларының сакланмавы, әдәби телгә куелган таләпләрнең үтәлмәве яки йомшавы күзәтелә.
-
Тел дә кирәк, көй дә кирәк
Парламентыбызның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәр утырышы, гадәттә, күп кеше катнашында зур бүлмәдә уза. Чөнки көн тәртибендәге мәсьәләләр бик әһәмиятле булып, алар хакында һәрвакыт зурдан кубып сөйләшергә туры килә. 13 мартта узган утырышта күтәрелгән бер мәсьәлә дә шундыйларның берсе иде. Татарстанда бүген музыка сәнгате ни хәлдә? Ул үсештәме? Үссә, кайсы якка, ни рәвешле үсә? Утырышта катнашучылар шуның ише сорауларга җавап табарга тырышты.
-
“Матур” “гүзәл”не алыштырамы? “Гүзәл” дигән исем бар, ә “Матур”?..
Хөрмәтле Матбугатручылар, исәнмесез! Уңган-булган, тырыш, сөйкемле кызларыбызны бәйрәм белән кайнар котлап, рәхмәтләр әйтеп, иҗат сөенечләре, сәләмәтлек теләп калучы Илдар абыегыз дип белерсез. “Ана теле”без яшәсен дип тырышыйк инде!
-
“Шөкер итмәгән чагым юк”
Көн туса тормыштан зарлану яшәү рәвешебезгә әйләнеп бара бугай инде. Әле бүген дә түләү кәгазьләре тотып чират торганда колакка тоташ аһ-зар агылды, төп сүз һаман шул инде: “Әй, авыр ла бу тормышлар! Яшәргә акча җиткереп булмый!” Олы гына апалар инде, өс-башлары да сәләмә түгел. Мин дә әңгәмәләренә кушылып, аеруча зарланганыннан:
-
Олыгайгач, вакыт табыла
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә концертка килүчеләргә хәзер өйләреннән бераз иртәрәк чыксалар да була. Чөнки аларны биредә май аена хәтле Әлмәттә яшәүче фотограф Равил Абушаевның иҗат эшләре каршы алачак.
-
Ничек миллионер булырга?
Финанс ягыннан бәйсезлеккә ирешү өчен кеше ниләр эшләргә тиеш? Әлбәттә, кеше үз алдына бу сорауны куя икән, ул җавабын да табачак, уңышка да ирешәчәк. Теләсә. Бик нык теләсә… Әмма күп кенә кешеләр, бу турыда уйласалар да, әлеге сорауга җавапларны эзләргә ашыкмыйлар.
-
Гомерем дә жәл түгел сиңа, балам /сукыр әни кыйссасы/
Минем әниемнең бер күзе юк. Нинди вакыйга аны күзсез калдыргандыр, төпченгәнем булмады. Тик бу факттан качу мөмкинлеге дә юк, шуңа мин күзсез әниле булуыма оялудан тилмереп яшим.
-
Ана теле: Тапкан сүзең мәрҗәнме? (ДӘВАМЫ)
Сөйләм оештыруда мәгънә=тел тәңгәллегенә ирешүнең, ягьни әйтергә теләгән мәгънәгә нәкъ тәңгәл сүз табуның шактый катлаулы, авыр иҗади эш икәнлеген, аның – диңгез төбенә төшеп, мәрҗән бөртеген эзләп табу белән чагыштырылуын янә искә төшереп, бу шөгыльдәге кыенлыкларны барлап, аларны анализлауны дәвам иттерик.