Табучыга – бер капчык он
Без – сугыш чоры балалары үлән ашау буенча белгечләр. Ник дигәндә, ул үләннәр безне ачлыктан коткарып калды. Кар эреп беткәч, кузгалак, какы, балтырган көпшәсе чыга. Урман авылга бик якын. Бала-чага җыелабыз да, китәбез урманга. Кайда нинди үлән үскәнен яхшы беләбез. Үләннәрнең ашарга яраклы вакыты – тишелеп чыкканнан соң бер ай чамасы. Ә аннан җиләк күренә башлый. Җиләк вакытында ярты авыл урманда. Җыябыз, ашыйбыз. Җиләк уңган елны әнкәй как ясый, киптерә, кышка әзерли. Аннан соң урман чиясе өлгерә. Иң соңгысы – урман чикләвеге.