Бергә тарткан йөк җиңел
Сәхифәбез “Сатыш” бүлекчәсенең “Кибәче” бригадасына багышлана
Район үзәгеннән иң ерак урнашкан Олы Кибәче җирлегенә кергән авыллар 1950 елга кадәр аерым хуҗалыклар булган. Аннары колхозларны эреләндерү башлана. 1960 елда әлеге зонада “Икшермә” совхозы төзелә. 1986 елда аннан “Кибәче” совхозы аерылып чыга. 1996 елда Төбәк һәм Кече Кибәче авыллары кабат мөстәкыйль хуҗалыклар булып яши башлый. Әмма бүленү озак дәвам итми, 3-4 елдан алар “Кибәче” күмәк предприятиесенә берләшә. Бу чорда хуҗалык җитәкчеләре еш алышынып торган. 2007 елдан “Кибәче” “Сатыш” бүлекчәсе бригадасы булып китә. Бүлекчәне 2015 елдан Фәрхәд Сәүбәнов җитәкли.
Бер максат берләштерә
“Кибәче” дә 70кә якын кеше эшли, Төбәк сөтчелек фермасында 1715 баш мөгезле эре терлек, 600 савым сыеры бар,– дип хуҗалыкның икътисадый хәле белән таныштырды Фәрхәд Корбангали улы.– Бу кадәр мал өчен бригаданың 2857 гектар сөрү җире аз булып санала. Туфрагы начар түгел. 2020 елда бер гектардан 38,9 уңыш җыйналган иде. Былтыр 2 тапкыр азрак. Быел 30 центнердан да ким алмаска иде. Бүлекчәдә терлек азыгы мәсьәләсендә аерым казан асу дигән нәрсә юк. Бары бергә, югы уртак дигәндәй. Малларны уртак көч куеп тупланган азык белән уңышлы гына кышлатып чыгардык. Гомумән, “Кибәче” һәм “Сатыш” бригадалары бер йодрык булып яши һәм эшли, проблемалар уртага салып хәл ителә. Җитештерелгән тулай продукция күләме дә 50гә 50, ягъни бертигез диярлек. “Кибәче”дә 2021 елда сөт җитештерү 42884 центнерга җитеп, 134 процент үсешкә ирешелде. Барысы 24440 центнер ит сатылды (101%). Терлекчелектән 130 миллион сум керем алынды. Уртача рентабельлек 18 процент булды. Хәзер кибәчелеләр көндәлек 16 мең литр сөт сава. Быел сыерлар 800гә җиткерү хисабына җитештерү күләмен 20 мең центнерга күтәрү бурычы куелды. Максатка ирешү өчен башка хуҗалыклардан да 50 баш тана сатып алынды. Соңгы елларда “Кибәче”нең Төбәк фермасында сыерлар һәм 300-350 башка исәпләнгән бозаулар тораклары төзелде. Тудыру торагы кечкенәрәк, тиешле таләпләргә туры килми, ташланган сыер өчен дә уңайлы шартлар булдырасы иде. Әлбәттә, Кибәче ягында хәл итәсе проблемалар бер ул гына түгел. Эшкә омтылыш һәркемдә бар, хезмәткә түләүгә керемнең зур өлеше тотыла. Әйтик, сыер савучылар хәзер 54 мең сумга кадәр ала. Һәр тармакта “Саба” җәмгыятенең булышлыгын тоеп оештырылган хезмәттә быел күркәм нәтиҗәләргә ирешелер дигән ышанычта яшибез һәм эшлибез.
Игенчене кырлар көтә
“Быел кыр эшләре соңга калырга охшап тора. Былтыр 17 апрельдә тырмага чыккан идек,– дип сүз башлады бүлекчә инженеры Илфат Гафиятов.– Вакытында килсә, механизаторлар анысына да әзер. Кыр эшләрендә катнашачак техника әзерлек сызыгында. Барысы 6 тырма, 2 каток агрегаты, бер культиватор һәм башка тагылма машиналар ремонтланды. Техника карау вакытында кимчелекләр табылмады. Ягулык-майлау материалларына кытлык булмаячак, симәнәләр үзебезнеке җитә. Сабанда сынатмаска исәп”.
Агроном Рифнур Газизов әйтүенчә, “Кибәче”дә сабан культураларыннан бодай – 380, арпа –350, борчак –150, солы 85 гектарда чәчеләчәк. Көзге бодай (325 га.), арыш (400 га.) уңышлы кышлаган. Корылыкка бирешмәгән кукуруз мәйданын арттырып, 400 гектарга җиткерергә җыеналар. Барысы 550 гектардагы күпьеллыкларны, мөмкинлеккә карап, берникадәр яңарту планлаштырылган. Минераль ашламалар кайта башлаган, Территориядә дуңгыз комплексы булганлыктан, органика итеп сыек тиресне күп куллану да уңдырышлылыкка йогынты ясый.
Тик торуны белми
Туган ягында эшләргә яшьтән авыл хезмәтенә күңеле кергән кешеләр кала. 1968 елгы Рөстәм Гатиятуллин да VIII сыйныфта укыганда ук үзен комбайн ярдәмчесе буларак сыный. Техника белән мавыгу аны Чистай механиклар әзерләү техникумына алып килә. Ни кызганыч, бергә белем ала башлаган авылдашы кинәт кенә үлеп киткәч, укуын ташлый. Армиядән кайткач, Т-16 тракторында эшли, аннары зуррак техникага күчә. Кыскасы, 40 ел тәҗрибәле механизатор ул. Хәзер “Нью-Холланд” тракторын язгы чәчүгә әзерләгән. “Мин кышын эретеп ябыштыручы һөнәренә алынам. Төбәк фермасыннан ремонттан кайтканга өч кенә көн. Чәчү комплексын җыеп чыгабыз да, сменадашым Илназ Шәрәфиев белән кырдан кайтып кермибез. Аннары “Полесье” белән печән чабарга чыгам. Урак башлангач, 2003 елгы “Дон” комбайнын кабызам. Урып-җыю төгәлләнгәч, кабат “Нью-Холланд” белән көзге чәчүгә кереп китәбез. Берничә техникага утыруның уңай ягы да, ялыктырмый”,– ди Рөстәм Гатиятуллин. Инде, гаилә династиясен дәвам итеп, улының да, мәктәп тәмамлагач, механиклыкка уку планы бар икән. “Язын-җәен, көзен-кышын һәрвакыт хезмәттә. Нинди эш кушсаң, намус белән башкара. Бер дә тик торуны белми”,– ди аның турында Илфат Гатиятов.
Сөт эчәргә чират
Бүлекчәдә бозауларга аерым караш, чөнки алар булачак сөтчелек көтүе нигезе. Савым сыерларга югары продуктлы алмаш әзерләү иң мөһим эшнең берсе икәнлеген барысы да яхшы аңлый. Тудыру бүлегеннән 3-4 көнлек булып килгән бозауларны 4 айга кадәр үстерү Язилә Сөнгатуллина, Роза Мәтҗанова, Зилә Хисмәтова, Райлә Нургалиева җаваплыгында. Хәзерге вакытта 290 яшь мал тәрбиялиләр. Барысы да –ашатырга да, чистартырга да, асларындагы саламны алыштырырга да өлгерәләр. Ни әйтсәң дә, эшне тизләтергә “Кормомама Urban” дип аталган ике ышанычлы булышчылары бар. Мондый “акыллы” җайланма районда берничә хуҗалыкта гына. Чын әниләреннән дә башлырак система. “Элек авыррак иде. Торакка автомат “әни”ләр куелгач, хезмәт күпкә җиңеләйде. Алар безнең өчен эшли. Бозау көнгә 6 литр сөт эчәргә тиеш, автомат шуны дүрткә бүлеп бирә. Муеннарына транспондерлы муенчаклар кидерелгән, һәрберсенең күпме сөт алыштыргыч эчкәнлеге дисплейда күренә. Компьютер бактагы сөтне 42 градуска кадәр җылыта һәм шланглар буенча килгәндә бераз суына, нормага килә. Тиешледән артыгын эчерми, аз эчсә дә билгеле була. Бозаулар автомат әниләре янында чират тора. Көн дәвамында барысы да дүртәр тапкыр сөт эчәргә өлгерә”, – диләр Язилә белән Роза. Компьютер һәр бозауның туклану халәтенә анализ ясый. Кайсыдыр үзенә тиешле сөтне эчеп бетерми икән, бу аның сәламәтлегендә тайпылыш турында сөйли. Комьютер мәгълүматлары белән ветеринария табибы Салават Дәүлиев, аның ярдәмчесе Илһам Шакиров кызыксынып тора һәм тиешле профилактика чаралары күрелә.
Илгиз (ферма мөдире) һәм Илдус (зоотехник) Ибәтовлар
Унөч елдан артык стажлы тәҗрибәле терлекчеләр яшь малларны бала караган кебек тәрбиялиләр. Алларыннан тоз-акбур, катнаш азык, печән өзелми. 2021 елда 270 бозаудан 890 грамм тәүлеклек үсеш тәэмин итеп, 606 центнер тулай артым алганнар.
“Авылда калганга үкенмим”
Гөлия Дәүлиева, сыер савучы:
–Мин мәктәп тәмамлаганнан, ягъни 1990 елдан бирле сыерлар савам. Башта игезәк сеңлем белән Яшел Үзән медицина училищесына укырга кергән идем. Авыл сагындыргач, түзмәдем, фермага эшкә кайттым. Бер дә үкенмим. Дөрес, хезмәт җиңел түгел. Белгечләр кеше күңелен аңлый, хәлеңә керә белгәч, вакытында акчасын алып баргач, авырлыклар сизелми. Җитәкчебез Фәрхәт абый да комплекста көн саен була. Ферма мөдире Илгиз Ибәтов инде үз улым шикелле, фермадан кайтып керми. Эш тәртибенә килгәндә, мин торакта тәүлек буе эшлим. Авырта башлаган сыерларны бокска кертәм, бозаулатам һәм сыерның угыз сөтен савып, яңа туган малга эчертәм. Моны 20 минут эчендә башкарырга кирәк. Сыер авырдан бозауласа, ярдәм итәм, катлаулырак очракта ветеринарны чакырабыз. Аннары киптерү өйчегенә урнаштырам һәм кипшенгәч, читлеккә чыгарам. Сменам беткәч, минем урынга кулдашым һәм күршем Гөлнур Әскәрова килә. Алмаш сыер савучыбыз Гөлсинә Гарипова белән дә бик тату, бер сүздә булып, аралашып эшлибез. Һәр сыердан 25шәр литр сөт савабыз. 2021 елда 625 бозау алдык. Быел 740кә җиткерү бурычы куелды. Максатка ирешү өчен тырышабыз.
“Саба” җәмгыятендә тракторда эшләүче ирем Илсур белән өч ул үстердек. Салаватыбыз да ветеринария табибы дипломы алып, шулай ук авылда калды. Инде 4 елдан артык маллар сәламәтлеге сагында тора. Булат төзелештә эшли, кечесе Сәйдәш юристлыкка укый. Мал-туар асрап, авыл җирендә дә хезмәт итәргә уңайлы шартлар булуына куанып, матур яшибез.
Илгизәр Сабиров 2021 елда "КамАЗ" машинасында 390520 тонна-километр эш башкарган. Хезмәт стажы 40 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев