Булдыклылар гел үсеш юлында
Алдынгы технологияләрне районда беренчеләрдән булып үзләштергән “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгы сөт җитештерүдә республикада да алдынгылар сафында.
Иске Икшермә якларында сөт чишмәләре акмый, акча да күктән төшми. Акча яву түгел, “Мөхәммәтшин” кырлары өстендә яңгыр болытлары да нигәдер сирәгрәк йөри. Башка проблемалар да хәттин ашкан. 2021 елда корылык җитәкчеләрнең күп планнарын җимергән. Шуңа да карамастан, хуҗалыкта һаман да җитештерүне арттыру, аз чыгымнар тотып, күп продукция алу турында сөйләшәләр. Һәм сүздә генә калмыйлар. Куелган максатка ничек ирешәләр һәм тагын да югарырак үрләр яуларга ниләр комачаулый? Бу хакта хуҗалык җитәкчесе Зөфәр Зиннәт улы авызына каратып сәгатьләр буе сөйли ала. Чөнки, беренчедән, мәктәптә укучылара дәрес биргән, икенчедән, авыл хуҗалыгы өлкәсендә чит илләрдә булып, зур тәҗрибә туплаган белгеч.
"20 тонна сөт сату бурычы куйдык”
Зөфәр Мөхәммәтшин, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе:
Без хужалыкның икътисадын 2005 елдан алып анализлауны мәгъкуль күрәбез. Эшчәнлекнең картинасын тулырак ачыкларга мөмкинлек биргән чорлар ул. Төп ресурсларга килгәндә, 2595 гектар сөрү җирләребез һәм 1735 баш малыбыз бар. Шушы ике сан икътисадның асылын билгели. Без җир мәйданнарын арттыра алмыйбыз, ә терлекләрнең баш саннары ишәюе – нәтиҗәлелек күрсәткече. 2005 елда хуҗалыкта мөгезле эре терлекләр 517 баш булганлыгын искә алсак, аннан соңгы чорда 3,3 тапкыр үсешкә ирешкәнбез дигән сүз. 2005 елда нибары 36 баш сыер сауган булсак, хәзер 660ка җитте. Аерма – җир белән күк арасы. Продукция сатудан акча кереме 17 ел эчендә 20 тапкыр арткан. Рентабельлелек хәзерге көндә 25,5, ә субсидияләрне дә кертеп исәпләсәк, 61,5 процент тәшкил итә.
Шул ук вакытта авыл хуҗалыгының табигать шартларына нык бәйле тармак икәнлеген онытырга ярамый. Һәрвакыт без уйлаганча барып та чыкмый. Терлекчелек игенчелеккә, шул 2595 гектардан алынган уңышка бәйле. Ә 2021 елдагы һава шартларын барыбыз да белә. Уңыш 3 тапкыр кимрәк булды, шуңа җитештергән продукциянең үзкыйммәте дә 3 тапкыр артты. Шулай килеп чыгасын алдан белдек һәм терлекләргә 550 тонна кукуруз фуражы туплап кала алдык. Уңышсыз елның тискәре яклары әле җәй айларында ныграк сизеләчәк. Июнь ахырында сенаж да бетәчәк. Ә яңасы өлгерү өчен 40-45 көн вакыт кирәк. Ноябрь беткәндә кышка икенче чабудан тупланган силос- сенаж белән калачакбыз. Шуларны исәпкә алып кукуруз игү мәйданнарын 500, хәтта 550 гектарга җиткерергә планлаштырдык. Моның өчен өстәмә чәчү техникасы һәм ургыч кирәк булачак. Хәзерге көндә “Ягуар”лар 30-34 миллион сум тора. Акча туплап алырбызмы, лизингка, кредиткамы – хәзердән әйтүе кыен.
Әлегә терлекчелектә уңайлы чор, ашатырга бар, мал караучылар тырыша. Шуңа да гыйнварга чыккач көн саен 20 тонна сөт сату бурычы куйган идек. Моңа ирешербез дип уйлыйбыз. Кызыксындыру чаралары да каралды. Ягъни сату 20 тоннага җиткән очракта хезмәт дисциплинасын бозмаган кешеләрнең хезмәтенә түләү 10 процентка артачак. Бу ит җитештерүдә эшләүчеләргә дә кагыла. Бер бозауны бер көн тоту 150 сумга төшә. Әгәр алардан тиешле артым алынмый икән, бер бозауны капланганчы бер ай артык ашату 4500 сум зыян китерә.
Тагын бер проблема– кадрлар мәсьәләсе. Без яңа технологияләр хисабына кул көчен киметә алдык. Киләчәкне дә уйларга кирәк. Яшьләр шәһәр җиренә китә һәм 30-35 мең зарплата алабыз дип сөйләшә. Күпмесе фатир өчен түләүгә тотыладыр. Ә без хезмәткә түләүне уртача 41 мең сумга җиткерә алдык. Аерманы сизәсездер. Авылда калган яшьләргә төрле программалар бар. Бары тик яшьләрнең аңлавыннан тора.
Эшенә җаваплы карый
Фотода хуҗалыкның "ГАЗ-51” машинасында эшләүче Илнур Заһриевны күрәсез. Урак вакытында ындыр табагына кайткан ашлыкны амбарларга күчереп урнаштыу аның җаваплылыгында. Техника җитешмәгәндә, сенаж ташу вакытында вакытлыча авырлыклар булып алганда, басуга чыгып киткән чаклары да еш була. Кышкы айларда торакларга пычкы чүбе һәм башка төрле материллар ташый. Бер эштән дә читләшми.
“Кайда-кайда, әмма хуҗалыкта эшләргә була. Запас частьлар белән тәэмин итәләр, техниканы яңартып торалар. Хезмәт хаклары югары һәм вакытында түләнә. Ул яктан бик рәхәт. Хезмәткә җаваплы караш әнә шуннан да килә”,– ди Илнур Заһриев.
Гаилә белән
Алар икесе дә “Мөхәммәтшин” хуҗалыгында эшлиләр. Фаниянур – комплекста учетчы-лаборант, тормыш иптәше Айрат Хәмитов – механизатор. Гомерлек юлдашын “УАЗ” машинасын йөрткәндә очраткан. Бер елдан соң Югары Шытсу кызы Иске Икшермәгә килен булып төшә. Айрат Хәмитов Саба автотранспорт предприятиесендә дә эшли. Казан-Әбде-Икшермә-Саба маршрутларында пассажирлар автобусы йөртә.
Оешма таркалгач, “Тургай” социаль приютына шофер булып урнаша. Аннары хуҗалыкның сөт ташу машинасына утыра. Соңгы 10 елда җәйге сезонда үзен оста комбайнчы итеп танытты. Айрат Хәмитов 2019 елда 19418 центнер ашлык суктырып, районда өченче нәтиҗә күрсәтте. Ә инде 2020 елда комбайн бункеры аша 20 мең центнердан артык бөртек үткәрде.
"Иң уңдырышлы еллар булды ул. Бердәм гаилә булып бурычыбызны үтәдек. Кырда машина көтеп ятулар, техника сафтан чыгулар булмады. Вак-төяк ватылуларны төнлә дә ремонтлап, иртәгесен уракка керешә идек. Үзең өчен тырышасың бит. Ни кызганыч, 2021 ел безне куандырмады. Кырда 12 июльдән 3 августка кадәр булдык. Үзем – 7065, Рәис Шакиров –6034, Хәмит Галиев 4698 центнер ашлык суктыру белән генә чикләндек. Быел яхшыга өметләнәбез. Күрсәткечләр яхшырган саен, хезмәт хакы да югарырак бит”,– ди Айрат.
Гаиләсенә килгәндә, олы улы Казанда спорт юнәлешендә белем ала. Ягъни әтисе юлыннан китмәгән. Шулай да Айрат: “Дөнья хәлен белеп булмый, бәлки фикере үзгәреп тә куяр әле”,– ди.
Терлекченең яшен сорамыйлар
Вәсимә Тимербаева Ике басу Арташ авылы кызы. Иске Икшермәгә килен булып килгән. Фермада 2004 елдан эшли. Яшен сорагач, әйтмим әле, диде. Һәм дөрес эшләде.
Бездә хатын-кызның яшен сорамыйлар бит. Хәер соңрак: “Шартлар тагын да яхшыргач кына, картаеп киттем бит әле”,– дигән җөмлә белән яшенә бераз ишарә ясады тагы. Шулай булмый ни, былтыр октябрь-ноябрь айларында яңа торакка күчкәннәр бит. Ә андагы уңайлыкларны әйтеп аңлата торган түгел. Эштән яшең тулса да китәсең килмәс. Әйтик, җылытыла торган идәннәр күп кешенең өендә дә юк әле. Монда исә аякка җылы, туңмый. Элек фермада эшләгән апаларның аяклары, салкында резина итек киеп, сызлаучанга әйләнгән бит. Терлекчеләрнең профессионал авыруы инде бу. Быел "Европараллель” тибындагы (SCR) Израиль компонентлары куелган торактагы шартлар сыерлар өчен дә микроклиматны уңайландырган.
“Монда 2013 елда төзелгән “Делаваль” залындагы сыерларны күчергәч, продуктлылыклары 4-5 литрга артты. Ягъни 26 урынына 31-32,1 литр сөт бирә башладылар. Ашаган азыклары да, малларны саву урынына кертеп торучылар шул ук. Нәрсә үзгәрде сон? Яңа торак биек, иркен. Малларга яктылык артты, чиста һава сулыйлар. Менә шулар күрсәткечләрне үзгәртте”,– ди Зөфәр Мөхәммәтшин.
Вәсимә күршесе Әнәс Ибраһимов белән эшли. Сәгать 11дә торакта булалар һәм 4кә кадәр 375 сыер савалар. Сыерлардагы чип аның көнгә никадәр сөт бирүен компьютерда күрсәтә.
“Әнәс 4-5 ел эчендә хезмәтенең нечкәлекләрен өйрәнде. Эш режимы бик нәтиҗәле. Әгәр беренче сменадагылар җилендә сөт калдыра икән, без савып бетерәбез. Әйбәт түлиләр, ияләнгәч, бер авырлыгы да юк. Яшьләрне үзем үк эшкә чакырам, килсеннәр”,– дип сөйли Вәсимә Тимербаева.
Бу сөйләшү ул үз эше белән мәш килгән арада гына булды. Хезмәтенә шулкадәр бирелеп, чын күңелдән тырышып һәм яратып, җанын-тәнен биреп, киләчәкне кайгыртып вазифасын башкаручылар сокландыра. Вәсимә кебек терлекчегә карата имтирам-хөрмәт аеруча арта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев