“Кечкенәдән табигатьне, агачлар шаулаганын тыңларга, чәчәкләр ачылганын күзәтергә яраттым"
Сабаның яшь булса да, танылган эшмәкәре Алим Галимуллин балачагында ук урманчы булырга хыяллана.
“Кечкенәдән табигатьне, агачлар шаулаганын тыңларга, чәчәкләр ачылганын күзәтергә яраттым. Мәктәпне тәмамлаганда да балачак хыялым үзгәрмәгән иде. Шул теләк мине Казан авыл хуҗалыгы академиясенең урман хуҗалыгы факультетына алып килде”,– ди ул һөнәр сайлавы турында.
Кызыл дипломлы белгечне Саба урман хуҗалыгында биш куллап каршы алалар. Мин аны Лесхоздагы урман селекция-орлыкчылык үзәгенең микроклональ вегетатив үрчетү лабораториясендә яңа агач сортлары китереп чыгару эше алып барган вакытта күрә идем. Тыныч, җил-яңгыр тими торган урын. Тик менә егетнең эчке дөньясы гына лаборатория бүлмәләренә сыймый.
“Алим менә дигән белгеч, әмма бер урында гына утырып торучан егет түгел, ул үзен башка өлкәдә күрсәтәчәк әле”, – дигән иде ул вакытта Саба урман хуҗалыгы директоры Васил Гыйззәтуллин аның турында.
Шулай булып чыкты да. Алар 2014 елда тормыш иптәше Эльвира белән (фотода) гаилә бизнесларын булдырырга карар итәләр һәм әтиләре гаражында эш башлыйлар. Алим бизнеска ничек кереп китүе турында 2018 елда VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында сөйләгән иде. Аның: “Питомникта агач үстереп сату ниятен тормышка ашыру өчен берәр программага кереп булмасмы икән дигән уй белән, матур костюмнар киеп, Казанга да бардык. Тик юлыбыз уңмады. Шуннан соң тормыш иптәшемә, әйдә, костюмны салыйк та, эшлик инде, дидем. Бернинди ярдәмгә таянмыйча питомник булдыруга керештек”,– дигән сүзләрен зал алкышларга күмә. Уңыш тырышларга елмая. Икенче елга ук Галимуллиннар берничә юнәлештә эшкуарлык алып баралар. 2015 елдан декоратив агачлар-куакларны интернет-кибетләр аша сатуны башлыйлар. 2017 елда табышлары 24 миллион сумга җитә, шул вакытта “Гафэль” бакча үзәге оештыралар.
Алим Галимуллин ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең Саба районындагы җәмәгать вәкиле буларак, башкаларга да булыша.
“Иң кыены – җитештергәнне сату. Эшмәкәрләргә Саба җирендәге клиентлар гына аз. Аларда, без башка җирләрдә сата алабызмы дигән урынлы сорау туа. Шул максаттан товарны маркетплейс аша сату үзәге булдыру юнәлешендә эш башланды. Үзәк элеккеге ЮХИДИ бинасында урнашачак. Хәзер анда ремонт белән керәчәкбез. Без шәхси эшмәкәрләр, үзмәшгульләр җитештергән продукцияне – киемнәрне, сувенирлар, сабын-шампунь продукциясе һәм башка төр товарларны маркетплейс аша сатуга чыгару юнәлешенә игътибарны арттырабыз. Интернет аша сатканда товарны фотога төшерү студиясе ачу, логистика – болар барысы да исәпкә алына”,– ди эшмәкәр.
Интернет аша клиентларга елга 5 мең агач җибәргән “Гафэль”нең аларның заказларын үтәргә үз көче генә җитми. Җитмәсә, санкцияләр дә читтән агач үсентеләре кертүгә аяк чалды. Шуңа күрә җирле халык, пенсионерлар ярдәменә дә таяналар. Баксаң, аларга 60-110 мең сумга кадәр җиләк үсентеләре, башкасын үстереп бирүчеләр бар. Кыскасы, алар үстерә, Алим сата белә. Әлбәттә, үстереп бирүнең үз таләпләре, алары үтәлергә тиеш.
Алим Галимуллин авыл җирендә эшкуарлыкны үстерүнең отышлы якларын ачып, 2018 елда Владивосток шәһәрендә уздырылган Көнчыгыш икътисад форумында да сөйләде. Бизнесмен мөстәкыйль башлаган юнәлешнең уңышын эштә, уй-ниятләрдә башкаларга һәрвакыт ачыктан-ачык булуда, һәркемгә барып җитүдә күрә.
Хәзер яшеллеккә төренгән бакча үзәгендә (биредә агач-куакларның, чәчәкләрнең 300гә якын төре бар) кара-каршы утырып әңгәмә корган көнне эшмәкәребезнең Кыргызстанга алып китәргә автомобильгә агач үсентеләре төяү белән мәш килгән чагы иде. “Кыргызларны агач утыртырга-үстерергә өйрәтәбез”,– ди ул. Чит ил дип кенә түгел, Саба ландшафты да аларныкы. Район үзәгендәге декоратив агачларны тәрбияләү “Гафэль” җаваплылыгында.
“Төзекләндерү белән бәйле бер генә чара да Алим Фиргать улы катнашыннан башка узмый. Идеяләр тәкъдим итә, үзе үк башкарып та чыга”,– ди аның турында Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов.
Алим әти-әнисенең туган авылы Эзмәне дә онытмый. Соңгы елларда ике чишмә төзекләндерде. Хәзер мәчет янындагыбуш урынны тәртипкә китереп, яшел парк ясау турында хыяллана. Җәмәгать вәкиле буларак та, күп кенә сораулар, аерым алганда, җир, лизинг, кредит алу мәсьәләләре белән килүчеләрне тыңлый, үтенечләрен Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилгә җиткерә. Яшьлеге бар, энергиясе бар дигәндәй, алда әле Саба эшмәкәрен матур эшләр, гамәлгә ашырасы проектлар көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев