“Хәерле язлар, икмәкле җәйләр килсен”
Сәхифәбез “Симет” җәмгыятенә багышлана.
“Барысын да тигезлектә алып барырга”
Шамил Зәйнетдинов, хуҗалык җитәкчесе.
- Безнең хуҗалыкның 2324 гектар сөрү мәйданнары бар, шуның 2227 гектары чәчүлек җирләре. Шушы мәйданнардан терлекләргә азык әзерлибез, хуҗалык өчен симәнә, орлык запасы булдырабыз. Җирнең һәр кишәрлегеннән дөрес, нәтиҗәле файдаланырга тырышабыз. Хәзерге вакытта язгы кыр эшләренә әзерлек бара. Узган ел ремонт мастерскоеның түбәләрен алыштырып, эче җылытылды, биредә кыш көне дә эш туктамады. Узган ел бөртеклеләр 1027 гектарда, азык культуралары 1250 гектар мәйданда игелде. Игеннәрдән 20700 центнер уңыш җыйнап алынды. 1 гектарга уңыш чыгышы 20,2 центнер булды (район күрсәткече 15,1 центнер). Уңышның чагыштырмача яхшы булуына язгы кыр эшләрен узвакытында, чәчүне сыйфат белән башкару, тигез тишелеш алу һәм игеннәрне тиешенчә тәрбияләү хисабына ирешелде. Халыкка җитәрлек күләмдә салам, печән, икмәк бирдек, 1 пайга 2 центнердан бодай өләштек. Калган бөртеклеләр амбарга салынды, ХППга һәм читкә сату булмады. Хуҗалыкта чәчелгән азык культураларыннан 2207 тонна азык берәмлеге әзерләнде (бер шартлы терлеккә 24 центнер туры килә). 2022 елда күпьеллык үләннәрнең мәйданын арттырыга исәп тотабыз. Төзелеш эшләренә килгәндә, хуҗалыкта барлыгы 18 миллион сумнан артык эш башкарылды. Иң күләмле төзелешләрнең берсе - яңа ашлык чистарту комплексы булдырылды. Шулай ук техник база ККШ-9,2 каток агрегаты, ике данә СБГ-15-2 тагылма агрегат, Росагролизинг аша алынган “ Полесе-10” комбайны, “ИСРК-8” азык ваклау агрегаты белән тулыланды.
Хуҗалыкта булган төп керем - терлекчелек тармагыннан. Җәмгыятьтә барлыгы 1197 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, ике бригада- Югары Симеттәгесе - сөтчелек, Түбән Симеттәгесе ит җитештерү белән шөгыльләнә. Узган ел 2020 елга карата продукцияне 8 миллион сумга артыграк җитештерә алдык. Кергән акча үзебезнең хуҗалыкны торгызуга, төзелешләр алып барырга мөмкинлек бирә. Узган ел бер сыерга 6280 литр сөт җитештерелде, алдагы елга караганда 102 процент үсеш булды. Хәзер бер сыерга 16-17 литр сөт савыла. Терлекчелек продукциясен җитештерү буенча эшлиселәр күп әле. Бу хакта хуҗалыкның еллык хисап җыелышында да сүз булды. 2020 елга караганда күрсәткечләр түбәнрәк, алга таба түлеклек үсешне 900-950 граммнан киметмәү бурычы куелды. Гыйнвар аенда Түбән Симет бригадасында бу күрсәткеч үтәлде. Югары Симет бригадасында әле эшләү җитенкерәми. Яшь терлекләрне карауга игътибарны арттыру таләп ителә. Алга таба башкарасы эшләргә килгәндә, амбардагы иске сушилкаларны сүтеп, складлар ясарга, таналар торагы эшләргә дә хыял бар. Бәяләр уйнап тора, ашлама да кыйбатланды. Авылның яшәеше шушы күмәк хуҗалык, аның уңышларына бәйле. Барысын да тигезлектә алып барырга тырышабыз. Хуҗалыгыбыз үз эшен белеп башкаручы, намуслы, тырыш кешеләр белән көчле.
2021 елда “Нурагрострой” компаниясе белән сафка баскан “МИГ-21” ашлык киптерү агрегаты һәм ашлык чистарту комплексы. Агрегат ашлыкны сәгатенә 21 тонна киптерү үзлегенә ия, өстәге механизмда ашлыкка беренчел чистарту үткәрелә, шулай ук фураж, орлык өчен әзерләнә, басудан кайткан барлык төр бөртеклеләр шушы бункерларга салынып эшкәртү уза һәм икенче йөк килгәнче чистартылып амбарларга урнаштырыла.
Җир кешесе
Хуҗалык алдынгылары турында сүз чыккач, җәмгыять җитәкчесе иң беренче булып механизатор Данил Фатыйхов исемен телгә алды:
“Чын җир кешесе Данил, бер хилафлыксыз эшли торган. Менә шуны эшлисе бар дисәң, башкара да куя. Җәй көне чәчүдә, уҗымнарны тукландыруда да эшли”.
Данил абыйны бульдозеры белән басу читендә кайнашкан чагында туры китердек, бераз гына эшеннән бүлеп торасы да булды.
“ДТ-75” тракторына утырганыма 27 ел булды, аңарчы “Беларусь”та эшләдем. Хуҗалыкта бу техникага эш күп инде, тирес чыгару, сенаж, силос чокырлары тирәләрен көрәү, кар басып тора бит. Менә хәзер басуга тораклардан чыгарылган тиресне таралмасын дип өеп куям,”- дип сөйләде эше турында тырыш механизатор.
Данил абыйның хезмәт стажы 40 елга якын. Түбән Симет авылында туып үскән. Армия срогын үтәп кайтканнан соң, үзе әйтүенчә, ул эшләгән елларда исемен берничә тапкыр үзгәртергә өлгергән шушы хуҗалыкта хезмәт итәргә калган. Гаилә корган, йорт салган, бер ул үстергән. Тырыш хезмәте өчен 2008 елда “Татарстанның атказанган механизаторы” дигән мактаулы исемгә лаек булган.
“Элекке белән чагыштырмаслык”
Данил абыйның тормыш иптәше Тәнзилә ханым да хуҗалыкның алдынгылар сафын били. Кешене җирдә ашар ризыгы, эчәр суы йөртә диләр бит. Теләче районының Максабаш авылында туып үскән кызның тәкъдир китабындагы язмыш юлы, күрәсең, шушы Түбән Симет авылында билгеләнгән. Үзе әйтүенчә, эштән дә, ирдән дә бәхетен шушында тапкан. Бу авылга килен булып килгәч, фермага сыер савучы булып эшкә урнашкан. Инде лаеклы ялда булса да, гомере буе тугры калган хезмәтеннән баш тартырга җыенмый Тәнзилә апа.
“Фермага күрше авылга йөреп эшлибез, көнгә өч тапкыр төшәбез, җиңел машина килеп ала, кайтарып куя. Группамда 46 баш мал исәпләнә, көнгә 600 литр сөт савам. 4 группада 5 кыз бергә килешеп эшлибез, бер алмаш сыер савучыбыз бар. 4 көн эшләп, 1 көн ял итәбез. Хәзер эшләр күпкә җиңеләйде. Азыкларны техника кертә, сөтләрне ташыйсы юк. Элек бар нәрсә дә кул хезмәтенә бәйле иде, бидоннарны да юдык, сыерларны бозаулатып, яшь малларны 20-30 көнгә кадәр үзебез карап үстерә идек. Хәзер вакыты җиткәч сыерларны родильныйга кертәбез, анда бозаулап бер атна торгач, кире үзебезгә алып чыгабыз. Элек, авыр иде инде, хәзер бер ияләнгәч, ул чакларны искә дә төшерәсе килми”,- ди Тәнзилә апа.
Ул көнне Фатыйховларның төп нигезендә дә булдык. Хуҗабикә фермага кичке савымга җыена иде.
“Мин эшкә китәм, Данил кайта. Иртә белән дә фермага 4 яртыда чыгып китәсе була, малларны карау Данилгә кала, кирәк икән, сыерын да сава, эшне синеке-минеке дип бүлеп торыш юк бездә. Кем кайсына өлгерә-шунысын эшлибез”,- ди Тәнзилә апа.
Өйдә бөтен нәрсә заманча, түр як гөлләргә күмелгән.
“Улыбыз Динар да ярата гөлләрне, мәктәптә укыган чагында ук каян күрсә - үсентеләрен алып кайтып утырта иде. Хәзер үзе гаилә корып Казанда яши, ял саен киленебез ике оныгыбыз кайтып, булышып китәләр. Тормышлар җитеш. Эшләгән кешене күрә беләләр, хезмәт хакын вакытанда бирәләр, шөкер итүдән башка сүз юк ”-ди Тәнзилә Фатыйхова.
Яз киләсен көтәләр
Хуҗалыкта тагын бер эшнең иң кайнаган участогы - ул ремонт мастерское. Барлык авыл хуҗалыгы техникасы ремонтланып әзерлек сызыгына китерелгән. Бүгенге көндә биредә механизаторлар Фердинант Заһриев, Кыям Бариев һәм эретеп ябыштыручы Дамир Мостафин фермадагы яшь бозаулар өчен тимер читлекләр ясау белән мәшгуль.
Хуҗалыкта 37 ел механизатор булып эшләүче Фердинант Заһриевны да “универсаль” эшче диләр хуҗалыкта (фотода уңнан). Кыш көне “Т-150” тракторында эшли, җәйге чорда терлек азыгы җыю комбайнына утыра. Әле техникасы белән авыл урамнарын, ферма юлларын чистарту да аның җаваплылыгында икән.
“Быел эш күп булды, Аллага шөкер, кар күп яуды. Безнең фаразларга караганда, июль яңгырлы булыр шикелле. Шулай да, кар яуса-икмәк ява, диләр бит. Аллаһы Тәгалә барыбер көнен бирә ул. Инде хәерле язлар, икмәкле җәйләр килсен”-ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев