Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
“Сабам өчен хезмәт итәм” проекты

Мактаулы гомернең күркәм баскычы

«Бердәм булыгыз. Бергә булсагыз, тагын да көчле булырсыз!» Әти-әниләренең алтын киңәшләрен тормыш кыйбласы итеп алган Тәбрис һәм Фәнис Вәлиевлар гомернең алтмышынчы баскычына күтәрелделәр.

Ана карынында игезәкләр булып яралып дөньяга килгән Тәбрис һәм Фәнис Вәлиевларның юллары бүгенгәчә бергә үрелгән диярлек. Парлы чаналарда балалар бакчасына йөриләр, партадашлар булып Саба урта мәктәбендә укыйлар, бергәләп Әфган сугышын кичәләр, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлыйлар.

Бүгенге көндә алар ирешкән барлык уңышлар, яулаган үрләрнең нигезенә, әлбәттә, әти-әни амәнәте булган бергәлек һәм бердәмлек салынган. Бүген икесе дә районыбыздагы иң эре оешмаларның берсе – «Шәмәрдән ашлык кабул итү предприятиесе» акционерлык җәмгыятендә җаваплы вазифаларда – Фәнис Таһир улы 34 ел әлеге оешмада җитәкче, Тәбрис Таһир улы 20 ел аның урынбасары булып хезмәт куя.

Шушы еллар дәвамында бер-берсенә терәк, ныклы ышанычта предприятие эшчәнлеген алып баралар. Шәмәрдән ашлык кабул итү предприятиесе бу еллар эчендә районда гына түгел, республика күләмендә лаеклы урын алып, үз йөзен табып өлгерде. Бүгенге көндә коллективның нәтиҗәле эшчәнлеген күп санлы Грамота, Дипломнар дәлилли. 2008 елда оешма югары күрсәткечләре өчен ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының "Алтын билгесе"нә лаек була.

Фәнис Таһир улы җәмгыятьне 1988 елның 24 июнендә ярым җимерек хәлдә, икмәк кабул итәргә санаулы көннәр калганда кабул итеп ала.

"Мин ул вакытта райкомның идеология бүлегендә инструктор булып эшли идем. Ике көн элек кенә гаилә корып, яңа тормышка аяк басып йөргән көннәр. Ике җаваплы вазифага берьюлы алынырга туры килде. КПСС райкомының ул чордагы 1 секретаре Илдус Нигъмәтуллин һәм "Татархлебопродукт" җәмгыятенең җитәкчесе Николай Пронин миңа, 26 яшьлек егеткә ышаныч белдереп, кире уйларга мөмкинлек бирмәделәр. Әгәр миңа бу эшне бүген тәкъдим итсәләр, хәзерге акылым белән кабул итеп алырга йөрәгем җитмәс иде. Беренче көннән коллектив белән уртак тел табып, аңлашып эшләдек. Эшли башлаган чорда җитәкче-белгечләр миннән күпкә өлкән булсалар да яшьсетмәделәр, акыллы киңәшләрен биреп, чын мәгънәсендә ярдәм кулы суздылар. Миңа кадәр булган директор Мислахетдин Шәрапов, баш инженер Виктор Кутузов, баш бухгалтер Люция Гыймадиеваны һәм башка хезмәттәшләремне  зур хөрмәт белән искә алам. Бүген дә хезмәткәрләремнән уңдым дип, горурланып әйтәм. Мин аларның һәрберсенә рәхмәтлемен", –ди Фәнис Вәлиев.

Яшь, энергияле җитәкче коллективның ышанычын тиз арада яулый. Дуслары – әфганчылар ярдәме белән өч көн эчендә җимерек складлар сүтелә, алар урынына яңалары калка тора. 1995 елда заман таләпләренә туры килгән яңа элеватор сафка баса. Кул көче көннән-көн кимеп, хәзерге көндә оешмада хезмәт тулысынча механика ярдәмендә башкарыла. Җәмгыятьнең складлары берьюлы 62 мең тонна ашлык сыйдыра ала. Фәнис Таһир улы оешманың эшчәнлеге өчен тулаем җавап бирсә, элеватор, лаборатория эшчәнлеге, вагоннарны вакытында кабул итү, ашлыкны сыйфатлы итеп саклау һәм җәмгыять алдында торган башка күп мәсьәләләр Тәбрис Таһир улы җаваплылыгында.

"Бүгенге көндә дә  ашлык кабул итү дәвам итә. Ел коры килү сәбәпле, быел безгә эшләргә җиңелрәк булды. Һәрбер бөртек үзвакытында тиешле дәрәҗәгә китерелеп, саклауга куелырга тиеш. Һәрберсенең үзенчәлеге исәпкә алына. "Восток-солод" дигән оешма белән 15 елга якын хезмәттәшлек итәбез. Сыра ясау өчен кулланылучы арпаны оешмабызга тапшырып, алар куйган барлык таләпләрне үтәп эшлибез", – ди Тәбрис Вәлиев.

Бүген җәмгыять республиканың Балтач, Теләче, Мамадыш, Биектау, Балык Бистәсе, Спас районнары белән беррәттән, Россиянең төрле төбәкләре белән дә тыгыз хезмәттәшлек алып бара.

Шәмәрдән ашлык кабул итү предприя­тиесе коллективы хезмәттә генә түгел, райо­ныбызның иҗтимагый тормышында да алдынгылардан санала. Спортта активлыкларына җитәкчеләре Фәнис Та­һир улының 15 елдан артык районның волейбол Федерациясе рәисе булуы да этәргеч бирәдер.

Гомумән, оешма ерактан ук тәртип, чисталык белән күзгә ташлана, биләмәләре кышын сәнгать әсәренә тиң сыннар белән бизәлә, җәен гөл-чәчкәләргә күмелә. Әлбәттә, яңа­дан-яңа идеялар иң элек җитәкченең үзендә туа, алар һәрберсе бердәмлек белән гамәлгә ашырыла.

"Рәсем ясарга яратам, яңа ел бизәлешен иң беренче кәгазьгә төшерәм, коллектив шуңа таянып эшли. Балык тотып утырганда чыршы күркәләренә күзем төшеп, җыеп алып кайттым. Нәрсә эшләргә була дип, баш ваттым да, Татарстан һәм Саба районы Гербын ясап куйдык. Үзенчәлекле дә, матур да композиция туды", – ди ул.

Шулай ук җитәкченең эш кабинетын бизәүче башаклардан агачлар, картиналар, оешманың макеты, тегермән аның ни дәрәҗәдә иҗади кеше булуын раслый.

"Эштә генә түгел, без тормышта да гел бергә. Икәүләп балыкка йөрибез, бакча эшләреннән күңелгә ләззәт алабыз. Әти-әниебезгә бик рәхмәтлебез. Безгә – биш балага кешелеклелек сыйфатлары сеңдереп үстергәннәр. Кызганыч, бер абыебыз бүген арабызда юк. Дүртебездә дә туганлык хисе бик көчле. Мин Фәнистән ярты сәгатькә алданрак туганмын. Шуңа да мин синнән зуррак, дип шаяртам.

Иң мөһиме – бу тормышта чын Кеше булып калырга кирәк. Ярдәм сорап килүчегә кулдан килгәнчә булышырга тырышам. Бу икебезгә дә хас сыйфат. Гаилә учагының җылысын саклап яшәүче тормыш иптәшем Дания, улым, кызым, киленем, оныкларымнан тормышыма нур, көч-дәрт алып яшим.

Әлбәттә, игезәгем – җаннарыбыз бергә бәйләнгән туганым Фәнискә, барлык туганнарыма рәхмәтем бик зур", – ди Тәбрис Вәлиев.

Быелгы алтын көз ир солтаннары булган Тәбрис һәм Фәнис Вәлиевларны ал­тын яшькә – 60 яшькә җиткереп, мак­таулы гомерләренең тагын да күркәм баскычына күтәрде. Хезмәт сәхифәләренең якты үрнәкләре булып «Фидакарь хезмәт өчен» медале һәм «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән дәрәҗәле исемнәр рәтенә чираттагылары өстәлде: күпьеллык нәтиҗәле хез­мәтләре һәм районның социаль икътисади үсешенә өлеш керткәннәре өчен Тәбрис һәм Фәнис Вәлиевлар Саба муниципаль райо­нының Мактау Грамотасы, Фәнис Вә­лиев "Татарстан Республикасы алдындагы ка­занышлары өчен" орден медале белән дә бү­ләкләнде.

"Хезмәт елларымда да, шәхси тормышымда да үземне бик бәхетле кеше дип саныйм. Эшемдә җанын-тәнен биреп хезмәт куючы коллективым, өемдә минем өчен өзелеп торучы тормыш иптәшем Диләрә, балаларым булуы белән мин язмышыма бик рәхмәтлемен", – ди Фәнис Вәлиев.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев