Үсешләр һәм мөмкинлекләр
Сәхифәбез ”Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесенә багышлана.
Резервлар да җитәрлек
Юлбат авылында күмәк хуҗалык 1931 елның 7 апрелендә төзелә һәм аңа Ворошилов исеме бирелә. Колхозның 52 гектар җире була. Аннан соң 90 елдан артык вакыт узды. 2013 елда Килдебәк, 2020 елда “Урта Саба” җәмгыяте кушылганнан соң, предприятие районда иң эре хуҗалыкка әйләнде.
“Хәзерге вакытта бездә 9333 гектар сөрү җире исәпләнә, 3800дән артык баш мөгезле эре терлек, шуның эченнән 1060 баш савым сыеры бар,– ди предприятие җитәкчесе Айнур Садыйков.
–Хуҗалыкның төп ел әйләнә керем чыганагы булып терлекчелек санала. Шушы тармак 2022 елның I кварталында 106 миллион сум акча кереме бирде, ягъни чагыштыру чорына карата 44 процент үсеш тәэмин ителде. Гомумән, терлекчелектә җитештерүне арттыру һәр хисап чорының төп бурычы итеп билгеләнә. 2022 елны да сыерларның продуктлылыгын 5-10, бозаулардан артым алуны 4 процентка арттыру максаты белән башладык. Былтыр предприятие буенча 9949,4 тонна сөт җитештерелсә, быел 10941,2 тоннага җиткерү турында сүз бара. Үсешкә ирешүдә нәсел эшен яхшырту, көтүдә күп продуктлы сыерлар саны арттыру, дөрес ашатуга игътибарны көчәйтү һәм башка факторлар исәпкә алынды. Өч айда бер шартлы терлеккә 40358 сумлык сөт, ит җитештерелеп, 35 процент үсеш тәэмин ителүе елга уңышлы старт бирелүе турында сөйли. Мисалга, “Юлбат” бригадасында һәр сыердан 1964 килограмм (үсеш – 105%) сөт савылды. Хәзерге вакытта бригадада продуктлылыгы 15 литрга кадәр генә булган сыерларның көтүлектә 10 процент тирәсе тәшкил итүе эшкә җигеләсе резервларны күрсәтә. “Иген” авыл хуҗалыгы кооперативы ярдәме белән кышлату чорын терлекләрдә тотрыклы продукция алып тәмамлыйбыз. Барысы да хуҗалыкта эшләүче 233 эшченең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Терлекчелектәге уңыш игенчелек тармагы хезмәт күрсәткечләренә бәйле. Ныклы азык базасы булдыру өчен 25 апрельдән язгы кыр эшләре башланып китте. Игенчеләргә авыр хезмәтендә уңышлар, куелган максатка ирешүдә бердәмлек телим”.
Җир ашлаучылар янында
“Юлбат” бригадасында кыр эшләренә дә районда беренчеләрдән булып чыктылар. “Саба” җәмгыятеннән Илсур Хафизов “МТЗ-1221” тракторына тагылган «Амазон» агрегаты белән күпьеллыкларны ашлауны 70 гектарлы люцерна мәйданыннан башлаган. Аннары 130 гектарлы басуга күчкән. Агрегатка “Беларус” тракторларында Зөфәр Баһавиев, Алмаз Галләмов, Фәнил Фәлахиев чыгарган минераль ашламаны үзтөягеч белән Хәким Әгъләметдинов күчереп тора. Аңа аграр көллият студентлары Данир Рәхимуллин белән Альмир Хуҗин ярдәм итә. Баш агроном Фидаил Хисамиев әйтүенчә, хуҗалыкта күпьеллыклар 460 гектар тәшкил итә. Шуның әйбәт дигән участоклары аммиак селитрасы белән гектарына 1,5 центнер исәбеннән тукландырыла. Озакка сузмыйча тырмалау да башланып китәчәк. Басу читендә ремонт остаханәсе бригадасы тырма агрегатларын әзерләү белән мәшгуль иде. “Хуҗалыкның Юлбат” ягында 2400 гектар сөрү җирләре бар. Шуның 305 гектарына көздән арыш культурасы чәчкән идек. Кышны әйбәт чыкканнар, кояш нурлары җирне җылыта башлагач, яшелләнеп тә киттеләр. Сабан культураларын – 935, кыйммәтле фураж культурасы кукурузны бөртеккә 90 гектарда чәчәргә кирәк. Ашлама тәэсир итүче матдәләрдә бер гектарга 60 килограмм кертеләчәк. Шулай ук һава температурасы уңайлану белән симәнәләрне химик эшкәртү өчен агулау машинасы ике ай элек ремонтланып куелды. Машина-паркы язгы кыр эшләренә тулысынча әзер дип әйтәсе килә. Матур җәй килер дә, ындыр табаклары тулып торачагына өметләнеп калабыз”,– диде баш агроном. Хәерле сәгатьтә, игенчеләр!
Яшьтиләр
Юлбат фермасына траншеядан терлек азыгы кертүче тракторчылар Котдус Рәхимуллин белән Зөфәр Габдерахмановка быел 60 яшь тулган! Бу күңелле хәбәрне безгә баш зоотехник Энже Хаҗиева җиткерде. “Ул безне гел контрольдә тота инде, туган көннәребезне дә белә. Көн саен килеп тикшерә, азыкны чәчмәгез, әрәм-шәрәм итмәгез дип кенә тора. Билгеле, сыйфатлы эшләргә тырышабыз. Ферма коллективы бердәм”,– диләр механизаторлар. Маллар тук булсынга торакларга сенаж болгаткыч-тараткычка тутырып көндәлек 5-6 юл азык кертергә кирәк. “Икесе дә иртәнге 6дан фермада була. Йөкләнгән вазифаларын төгәл үтиләр. Тирес тә чыгаралар, территорияне тәртиптә тоталар. Эштән бушаган вакытын күрсәләр, якындагы техника паркына, амбарга да төяргә-бушатырга чакырып алалар. Ветеран тракторчыларга төгәллек-пөхтәлек хас”,– ди Энҗе Хаҗиева алар турында.
Авыл тарткан
Йосыф-Алан кызы Рәфисә терлекчелектә эшләгән әти-әнисенең кул арасына кереп, кечкенәдән аларга булышып үскән. Аннары Казанда повар белгечлеге алган һәм шәһәрдә торып калган. Станокта револьверщица да булып эшли. 1991 елда елдан гаиләсе белән авылга кайта, хәзер, үз көчләре белән йорт салып чыгып, Тенекидә яшиләр.
“Ирем шәһәр тормышын ошатмады да, җитәкчеләр трактор да бирәбез дигәч, туган якта гомер итәргә булдык. Фердинант “Т-150” тракторына утырды һәм мин сыер саварга кердем. Хәзер Юлбатка йөреп эшлим”,– ди ул. Рәфисә Галләмова белән Гөлсинә Гомәровага 2 айлык бозауларны 6 айга кадәр үстерү бурычы йөкләнгән. Вазифаларына иртәнге 6дан керешәләр. Эшне әле имүдән аерылмаган бозауларга сөт җылытып эчертүдән башлыйлар. Аларны 15 көн эчендә әкренләп сөттән аералар. “Икесенә 240 баш яшь мал үстерәләр. Максатларына ирешәләр: соңгы айда көндәлек 960 грамм артым алдылар. Алты айга җиткәндә бозауларның авырлыгы 220-230 килограмм тәшкил итә. Аннары маллар үгезләргә һәм таналарга аерылып, башка торакларга күчерелә”,– дип Рәфисә өчен сөйләп бирде зоотехник Энже Хаҗиева. Кулдашы авырып китү сәбәпле, соңгы айда Рәфисә Галләмова эшкә көн саен килә. “Бозауларның алдыннан катнаш азык, пристартерны өзмим. Моноазык ясап бирәбез. Асларындагы тиресне чыгарырга тракторчыларга ярдәм итәбез. Гөлсинә белән бик тату эшлибез Җитәкче-белгечләр дә көндәлек кайгырта. Бозаулар өчен нәрсә кирәк, барысы белән дә вакытында тәэмин итеп торалар. Ишле мал янында мәш килүе үзебезгә дә күңелле”,– ди ул.
“Интернационал” торакта
Баландыш авылында туган Әнисә Рәхимуллинаның Юлбатта гомер итә башлаганына 37 ел булган. Хәзер ул мари кызы Эльвира Хуҗина белән Юлбат фермасында сыерлар сава. Терлекчелектә стажы 20 елдан артык.
“Шуның 12 елын сөтне чиләк-көянтәләп ташый торган торакта эшләдем. Иңнәрдә күтәреп йөреп, җилкә-куллар калмый торган иде. Саву аппаратлары сөтүткәргечләргә тоташкан торакка күчкәч, эш күпкә җиңеләйде. Хезмәт шартлары яхшыруы барыбызны да куандыра. Торак 200 баш сыерга исәпләнгән. Хәзер шуның 165е савыла. Калганнары тудыру торагында, ташланган сыерлар. Раздойдагылары 27-30шәр литр сөт бирә. Барысына да бүлгәч, уртача 23 литр туры килә. Эшемнән канәгать, җитәкчеләребез тарафыннан да аңлау бар, кайгырту тоябыз. Хезмәт хаклары да әйбәт һәм ай саен бирелеп барыла”,– ди Әнисә. Хезмәттәше Эльвира исә Юлбатка Мари Иленең Моркинск районыннан килен булып килгән. Булачак ире Фәргать белән Казанда танышкан. Юлбатка кайтып яши башлаганда татарча бер сүз белмәгән кыз хәзер марича сөйләшүне онытып бара. Сыерның да аларча “ушкал” икәнен бераз уйлап торгач кына әйтте. Аның каравы икесе дә сыерлар телен яхшы белә. Янында үзен яраткан, иркәләү сүзен кызганмаган, тәмле ашаткан кеше эшләгәндә малның җилененә дә сөт күбрәк төшә. Юкка гына сыерның сөте телендә, димиләр бит. Юлбат фермасында I кварталда җитештерелгән продукция күләменең 19 процентка артуы шуңа ачык мисал.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев