Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
“Сабам өчен хезмәт итәм” проекты

Тотрыклы үсеш юлында

“Нырты” авыл хуҗалыгы предприятиесе XVII-XVIII йөзләрдә табигый ресурс саналган бакыр чыгарылган төбәктә урнашкан. 2011 елда “Арташ” белән берләшкәч, 4288 гектар жире булган эре хуҗалыкка әверелә. Хәзер шушы тарихи җирдә яшәүчеләр алтыннан да кадерлерәк ашлык җитештерә, мал-туар үстерә, тормыш итә.

Кадрларга таянабыз

Ильяс Дәүләтҗанов, предприятие җитәкчесе:

– Хуҗалыкның “Арташ”, “Нырты” бригадаларында 7 авыл кешеләре уртак максатка тупланып, һәр тармакның киләчәк планнарын билгеләп, җитештерүдә үсешкә омтылып бердәмлек белән, дус-тату эшлиләр. Хезмәттә тотрыклы уңышка ирешәләр. 2016 елда бөртекле һәм бөртек-кузаклы культуралардан уртача 41,2 центнер ашлык суктырып, 8 ай эчендә сыерларның продуктлылыгын 6507 литрга җиткереп республиканың иң алдынгы хуҗалыклары исемлегенә кердек. 2020 елда игеннәрнең һәр гектарыннан 42,6 центнер бөртек алуга ирештек. Кызганыч, былтыргы җәй уңышларыннан бигрәк, авыл хуҗалыгына зур проблемалар китерүе белән тарихта калды. Шуңа да карамастан, елны терлекчелектәге үсеш хисабына, тулай продукция алуны киметмичә төгәлли алдык. Бер эшчегә хезмәт җитештерүчәнлеге 8 процентка артты.

Гомумән, төп акча кереме терлекчелеккә туры килә. 2021 елда бер сыердан 10031 литр сөт савып алынып, үсеш – 103, рентабельлелек 27 процент тәшкил итте. Ит 3325 центнер сатылды (107%). 2022 елга зур бурычлар билгеләдек: сөт җитештерүне – 5-7, бозаулардан артым алуны 4 процентка арттыру бурычы куелды. Быел реконструкциядән соң сафка басачак роботлаштырылган торак та терлекчелек күрсәткечләренә уңай йогынты ясар дип көтелә. Куелган максатка ирешүдә тармакка кертелгән кызыксындыру чараларының роле зур. Мисалга, туганнан алып 2 айга кадәр бозау караучы аларның 97 процент сакланышына ирешсә – 25 мең, 2-6 айлыкларны тәрбияләүче 30 мең сум премия ала. Кызыксындыру чаралары игенчелектә дә нәтиҗәле кулланыла. Әлеге тармакка килгәндә, быелгы планнарыбыз – бөртеклеләрдән 33шәр центнер уңыш алу. Хәзер кыр эшләренә трактор-тагылма агрегатларны әзерлек сызыгына кую бара. Соңгы ике елда 1,7 миллион сумлык яңа техника алынды. Иң куанычлысы, алар белән җаен-тәртибен белеп эш итүче, рациональ файдалана алучы кадрларыбыз бар. Үзебезгә йөкләнгән бурычларны хәл иткәндә тәҗрибәле механизаторларга, терлекчеләргә, белгечләргә, урта звено җитәкчеләренә таянабыз.

Ильяс Дәүләтҗанов торакларда еш була

 

Йорт та үзләренеке булса...

”Нырты” предприятиесендә хезмәт дисциплинасын саклауга һәркем җаваплы карый. Хуҗалыкта үзеңә кирәкле кеше белән очрашасың килсә, аның эш урынына гына бар. Ике басу Арташ авылында яшәүче Миңнеголовларның кечесе Ильяс та остаханәдә үз техникасы янында мәш килә иде. Алар өчәү: “Беларус”, 2019 елгы “Класс” комбайны һәм яңа “Джон-Дир” ургычы. Ильяс остаханәдә 1986 елгы “МТЗ” тракторын ремонтлый иде.

“Тапшырулар тартмасын сүтеп җыеп урнаштырдым. Бездә “пускач” шушы тракторда гына иде. Башкалар кебек кабинадан гына кабызасы килә. Шуңа пускачны хуҗалык алып биргән стартерга алыштырдым. Дүшәмбегә кабызырлык була, алла бирсә. Фермада тракторга эш күп. Язын тырмага чыгачакмын”,– ди Ильяс.

 

Ул – авылда Миңнеголовлар династиясен барлыкка китерүче. Кечкенәдән әтисе Илһам (энесе Зиннур да алдынгы механизатор. “Т-150” тракторында һәм “Челленджер” да эшли– авт.) комбайны янында кайнашкан, ярдәмчесе булган. Мөстәкыйль рәвештә “Дон”да – 2, “Нива”да – 3 ел эшләгән. Инде 4нче сезон “Класс” штурвалы артында. Игеннәр җыелгач, Ильяс “Джон-Дир”га утыра һәм кар яуганчы кырда була. Хуҗалыкның киләчәге аның кебе ир-егетләрдә. Киләчәк дигәннән, бер мөһим проблемага тукталыйк әле. Ильяс гаилә корып, арендага бирелгән йортта яши. Айга 3600 сум аренда өчен түли. Ләкин гаилә йорт биләмәсендә ни каралты-кура торгыза, ни янкорма эшли алмый. Әгәр аренда торагын күпмедер вакыттан соң анда яшәүчегә законлы рәсмиләштерү проблемасы хәл ителсә, авылда калучы яшьләр күбәер иде.

 “Көлгән генә идек”

Рәсимә Хәбирова X сыйныфны тәмамлаганнан, ягъни 1997 елдан бирле Арташ фермасында сыерлар сава. Чирек гасыр маллар арасында булу өчен физик көч тә, түземлек тә, аларны ярату да кирәк. Сөтүткәргечләр, саву аппаратлары кулланылса да, кул хезмәтеннән башка булмый. Гөлнур Гыйльманова белән иртә таңнан торып, үз группаларындагы 50шәр сыер савалар.

“Савым елдан-ел арта. Җитәкче-белгечләр дә моның өчен тиешле шартлар булдыруда даими кайгырта. Директорыбыз Ильяс Дәүләтҗанов 2015 елда безнен хужалыкка эшкә килгәндә барлык сыерлардан көнгә 7,8 тонна гына сөт сава идек. Терлекчеләр җыелышында, сезнең тырышлык белән савымны 16 тоннага җиткерәчәкбез, дигәч, без көлеп кенә куйдык. Булмастайны сөйли кебек тоелды. Була икән. Аллага шөкер, хәзерге көндә 17 тоннадан артык сөт савабыз”,– ди Рәсимә.

Хуҗалыкта нәтиҗәле кызыксындыру чаралары кертелүе дә хезмәткә зур йогынты ясый. Терлекчеләргә ел ахырында 7000 литрдан артык сөтле сыерлар өчен –700, 9000 литрга җитсә – 900 сум, меңнән артса, 1500 сум премия бирелә. Ферма мөдире Илнур Кәримуллин да аның хакында: “Рәсимә Хәбирова эшен намус белән башкара, кушканнарны җиренә җиткереп үти. Бик җаваплы, тырыш кеше ул. Һәр елны хезмәт күрсәткечләре өчен бүләкләнә”,– дип бик җылы сүзләр әйтте.

Терлекче белән интервью

Арташ фермасында бозаулар караучы, 2021 елда 155 баш терлектән 463 центнер артым алган Назим Гаялетдинов белән эш урынында сөйләштек.

– Назим, хезмәт авыр түгелме?

– Эшкә килгәч тә, ягъни 36 ел элек авыррак иде. Хәзер тораклар иркен, идәннәр җиргә батмый. Зарланмыйбыз, эшләгәч акчасы да бар. Артым яхшы булса, 40ар мең тирәсе дә чыга. Директорыбыз Ильяс Илдусович җыелышларда хезмәттә кеше факторының роле турында дөрес әйтә. Эшкә җаваплы караш кирәк. Эленке-салынкылык белән әллә кая барып булмый.

– Хезмәт тәртибе ничек?

– Иртән сәгать 4тә киләбез. Кулдашым Илфар Җәләлетдинов белән торактагы 200ләп баш бозауга җылытып сөт эчертәбез. Тирес чыгарабыз. Тагаракларга кириешка, солы, микроэлементлар салып чыгабыз. Безнең торакка нигездә бер айлык бозаулар кертелә, аларны 60-72 көнгә кадәр үстерәбез. Бүген торак стеналарын акшарлау өчен әбәттән соң иртәрәк тә килдек.

– Дөрес ашап үскән бозау – сөтле сыер. Шулаймы?

– Беләбез. Тагарагына азык күп салынса, мал аны ашап бетерми, калганы селәгәйләнә, составы һәм тәме үзгәрә. Бозау аны яратып ашамый. Мал тиешле артымны бирми. Шуңа күрә азык калса, аны сыерлар өчен җибәрәбез.

– Мең грамм артым алганыгыз бармы соң?

– Ул чикне узган да бар. Хисап җыелышында тыңладым: узган ел көндәлек артым 998 грамм булган. Меңгә 2 грамм гына тулмаган. Быел, алла бирсә, тутырырга иде. Күп сыерлар апрель-майда бозаулый.

– Балаларыгыз кайда?

– Ике кызым кияүдә. Улым Альмир авылда калып, бухгалтериядә эшли башлады.

– Коронавирус аяктан екмадымы?

– Мин вакцинаны беренче булып кадаттым бит. Салкын тиеп кенә авырдым. Әмма эш калдырмадым.

 Умартачының кышкы шөгыле

“Нырты”хуҗалыгы тагын бер тармагы – умартачылыгы белән дә билгеле. Ни әйтсәң дә, татар халкында борын-борыннан килгән шөгыль. Хәзер хуҗалыкның 160 баш умартасы бар. 2021 елдан 23 центнер бал аертканнар. Үзләре чыгарып 100 корт анасы, пакет итеп 178 умарта, 143 килограмм балавыз сатканнар. Чит төбәкләрдән дә килеп алалар.. Хуҗалыкта умартачылык Марат, Фәнил һәм Нәҗип Хафизовларга ышанып тапшырылган. Аларга кышкы айларда да эш бетми. Әле февраль аенда өчесен дә Олы Нырты авылындагы столярлык цехында очраттык.

“Умартачылык өчен ни кирәк, барысын да үзебез ясыйбыз. Кәрәз өчен чыбыклары тарттырылган кысалар әзерлибез. Рамнар күп кирәк, үзебез өчен дә, сатарга да. Март ахырында умарталыкларга китәбез. Бал кортларының ничек кышлавына даими күзәтү алып бардык. Дәвалау чаралары күреләчәк”,– ди Фәнил Хафизов.

2021 елда иң күп балны энесе Марат Хафизов алган. Умартачы сүзләренчә, әгәр җәй матур, һава шартлары уңай килсә, быелгы бал уңышына өметләре зурдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев