Әй, нигә соң сары көзләр килгәч, сагышлана икән йөрәкләр?..
Шигъри дулкыннарда
Әй, нигә соң сары көзләр килгәч,
Сагышлана икән йөрәкләр.
Сагышларга чумган табигатьтә,
Моңсуланып калган тирәкләр.
Тик тирәкләр ямьле язлар килгәч
Яшьлегенә кабат кайталар.
Өр-яңадан яңа тормыш башлап,
Шаулап-гөрләп чәчәк аталар.
Ник соң Тәңре безгә ике тапкыр
Яшәү өчен гомер бирмәгән.
Ялгыш язган язмышларын йолып,
Сынап карыйм әле димәгән.
Кабатламас идек ялгышларны,
Тирәкләрдәй кабат яңарсак.
Самими хис белән яңа баштан
Яшьлек дәрте белән яналсак.
Сәрия Хафизова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев