Саба таңнары

Сабинский район

16+
Шигъри дулкын

Фәһимә апа шигырь яза...

Ветераннарыбыз

  Типография  ветераны Фәһимә  Мостафина 1940 елның 2 сентябрендә Байлар Сабасында туган. Үги әни тәрбиясендә үскән. Бәләкәй кызчык булса да: “Их, тамагым туйганчы ашар идем”, – дип елаганын   яхшы  хәтерли  ул. Фәһимә апа күп җирдә эшли. Башта яшелчә киптерү заводында, аннары тегүче булып урнаша. 1963 елда  типографиягә хәреф җыючы булып керә һәм  лаеклы ялга чыкканчы хезмәтен  дәвам итә.  “Газета редакторы Хөснулла абый Шәфигуллин иде. Эшемне яратып башкардым, һәрвакыт мактаулы хезмәткәр булып 1993 елда пенсиягә чыктым”, – ди ул.

 Фәһимә  апа озак еллар  газета  чыгару белән  бәйле вазифа эчендә  кайнагангамы, ятимлек  ачысын да  күп татыганлыктанмы, шигырьләр яза башлады. Үз  куллары белән  район авторларының әсәрләрен энже бөртегедәй хәрефләп тезгәндә күңелендә  шигърият хисләре тугандыр,  күрәсең.  Иҗат иткәннәрен район үзәк китапханәсе  каршындагы “Сөембикә” хатын-кызлар  клубы утырышларында  да укый,  язучылар белән  очрашуларга   килә  иде.   Укучылар игътибарына аның кайбер шигырьләрен тәкъдим итәбез.  

   Белми  калдык

Сәлам, диеп  сезгә  юллыйм әле

Искә төшкән шушы  юлларны.

Кем дә булса беркөн  искә  алыр

Бергә гәҗит җыйган елларны.

 

Хәрефләрдән  сүзләр тезә-тезә

Саный  идек җыйган  юлларны.

Биш ел үтте,  ун  ел  узды диеп

Белми калдык  гомер  узганны.

 

Күпме җилләр искән,  сулар  аккан,

Күп эшләнде искә алырлык.

Хәтерләрлек бик  күп истәлекләр,

Ходай  безгә  бирде  сабырлык.

 

Бушка үтелмәгән гомеркәйләр,

Бер көн узылмаган заяга.

Тарихларга кереп  калырлыгы

Онытылмас аның  кайда  да.

 

Яшәү ул...

Яшәү  ул тормый гел шатлыктан,

Төн  күген  яктыртмый гел ай да.

Кояшны каплыйлар болытлар,

Гел кошлар сайрамый тугайда.

 

Зарланма тормыштан беркайчан,

Күкләре болытлы булса да.

Таралыр бер болыт, көтә бел

Сабырлык канатың сынса да.

 

Яшь  чакта кем уйлый  яшьлеге

Сизелми үтәр дә китәр дип.

Дөньяны тын  алмый куганда

Картлыгың килер дә җитәр дип.

 

Картлык та матур ул үзенчә,

Мул булса ризыклы өстәлең.

Балалар яратып туймаса,

Тыныч үтсә иртә-кичләрең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев