Гомер
Шигъри дулкыннарда
Чаба гына, чаба гомер аты,
Туктатырга һич тә юк чара.
Артта калган юллар тузанында
Еллар гына күмелеп бара.
Язмыш язган юлда абынмаска
Тәҗрибәләр инде җитәрлек.
Сабырлыклар бирсәң иде, Раббым,
Авырлыкны җиңеп үтәрлек.
Ялгышмыйча яшәү мөмкин
түгел,
Тигез юлда ат та абына.
Ялгышыңны аңлап, төзәтә алсаң
Тыныч булыр күңелең тормышта.
Кадерләрен белик гомерләрнең
Бикләнмәсен бәхет капкасы.
Белеп булмый алда ни буласын
Бигрәк якын еллар арасы.
Резеда Хәсәнова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев