Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

ГӨРЕҖДӘЛЕ ЯҢГЫР

Әкияти урман каршы алды - Гөмбәчеләр бүген икебез. Дөнья мәшәкатен читкә куеп, Парлап гөмбә эзләп йөрибез.

Көзге урман. Кипкән яфрак исе,

Фирүзәдәй зәңгәр күк йөзе.

Урманда көз, ә күңелдә яз, яз -

Гашыйк булган, ахры, көз үзе.

Гөмбәчеләр булып килгән идек,

Гөмбә нәрсә - очрар әле бер.

Пышылдашып кына сөйләшәбез,

Тирә-юньдә тынлык, сихри сер.

Ап-ак гөмбә оялып кына дәшә,

Үзе кача бездән, әй, шаян.

Икәү бергә бер гөмбә өзәбез,

Әй, табигать-анам, мин янам.

Гөмбә нәрсә - ул бер сәбәп кенә,

Синең сулыш мине иркәли.

Көчле кулың тия кулларыма,

Урман җырлый җаным тирәли.

Көзге урман, әй, гөмбәле алан,

Ташкын булып тулдың күкрәккә.

Яшьлектәге урман җыры булып

Үтеп кердең ике йөрәккә.

Кәрҗин тулды ап-ак гөмбә белән,

Йөрәк тулды назга сөюгә.

Гөреҗдә яңгырлы серле урман,

Җиләк тәме бирдең иренгә.

Дөнья мәшәкате баскан сөю

Урман шавы кебек кабынды.

Йөрәкләр йозактан, күңелләр тозактан,

Җаныбыз тузаннан арынды.

Гөреҗдәле яңгыр ява күктән,

Җылы яңгыр, гүя җәй әле.

Күпне күргән көзге чал урманым

Кабат чәчне чәчкә бәйләде.

Илмира Гыймаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев