Ялгышасың, дустым, ялгышасың...
Рәстәм Зарипов шигырьләре
ХАФА
Үзеңне син гадел, дип
саныйсың,
Ялгышасың, дустым, ялгышасың,
Кайчан үз сүзеңдә
торганың бар?
Башкалар әйткәнгә авышасың...
Бөтен кеше дә алдаша,
дисең,
Алдашасың, дустым,
алдашасың,
Кыза-кыза, кулың
болгый-болгый
Үзеңне алдарга маташасың...
ТӨПЛЕ ФИКЕР
Урманда агач төпләре адым саен,
Яшьлегендә кайсы булган
бөдрә каен,
Зифа нарат, мәгърур имән
булган кайсы,
Уртак язмышка каулаган
вакыт-кайчы...
Башта бер уй чәбәләнә, үзәк өзеп:
"Безнең шәп чакларыбыз да
артта калды,
Пенсионер сүзендәге тәүге иҗек,
Нечкәлек билгесен
әллә югалтканмы?..."
Рөстәм Зарипов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев