Кил хәерең белән
Шигъри дулкын

Кил хәерең белән

Килде безгә Елан елы Хәер-догасы белән. Шатлык, муллык, куанычлар Һәм үз йоласы белән.

Кайгы-хәсрәт урап узсын,

Тынычлык булсын илдә.

Бала-чаганың чыр-чуы

Ишетелсен һәр өйдә.

Чәчмә зәһәр агуыңны,

Беркемне чага күрмә.

Агуың шифа китерсен

Мең дә бер төрле чиргә.

Халыклар тыныч яшәсен,

Килмәсен бәла-каза.

Иңдер җиргә гел бәрәкәт,

Дөнья күмелсен назга.

Миңнегөл Манихова.


Миңнегөл Манихова

Нет комментариев