КӨЗ
Җәйне артта калдырып, Табигатькә көз килде, Матур буяуга чумып, Мең төрле төскә керде.
Көз җиткәнен белдереп,
Яфраклар оча җилдә.
Өсләреннән йөгереп үтсәң,
Кыштырдап кала җирдә.
Җәй буена назлаган
Кояшым сүрән инде.
Шул моңсулык күңелгә
Сагышлар булып иңде.
Авыл өстеннән соңгы кат,
Әйләнделәр кошлар да,
Туган ягыннан киттеләр
Җылы якта кышларга.
Һәр нәрсә вакытлыча шул,
Көз артыннан кыш килер.
Сагышларымны таратып,
Бар җир акка күмелер.
Сөмбел Вәлиева,
Килдебәк урта мәктәбе укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев