Рәхимле бул, дөнья…
Шигъри мизгелләр
Катлаулы да, күңелле дә,
Табышмак та дөнья, син.
Уйламаган-көтмәгәндә
Сынауларны куясың.
Тормышта бит алгы көнгә
Зур планнар корасың.
Тик һәркемнең өметләрен
Син үзеңчә борасың.
Берни белән исәпләшми
Аяусыз да дөнья, син.
Кеше хәленә дә керә,
Кызгана да белмисең.
Җимерәсең тормышларны,
Ватасың өметләрне.
Тезләндерәсең хәтта
Баһадир егетләрне.
Кеше яза – язмыш сыза,
Дөнья шулай корылган.
Һәркемнең гомер китабы
Күптән язып куелган.
Ярый әле ул китапны
Алдан укый белмибез.
Язмышларны үзгәртергә
Омтылыр күк күбебез.
Язмышлар да бер үк түгел,
Һәркемнең үз өлеше.
Тәгьдиренә ни язылган –
Белә алмый бер кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев