Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

САБАНТУЙ - ИЗГЕ БӘЙРӘМ

Шигъри дулкыннарда

Авылларга ямьнәр биреп,

Егет-кызны җилкендереп,

Килеп җитте Сабантуй.

Киңрәк ачыйк пәрдәләрне,

Капламасын тәрәзләрне –

Бездә бүген Сабантуй!

Туйлар була бик күп төрле -  

Көмешләре, алтыны.

Бүгенге туй - иң гүзәле,

һәркемгә дә якыны.

Җир белән икмәк кавышкач,

Үтә ел да изге туй.

Җир-Анабыз бәйрәме ул,

Күңелләрдә якты уй.

һәр күңелгә, һәрбер йортка

Керә бәйрәм һавасы.

Табада чыжлый коймагы,

Мичтә пешә өчпочмагы,

Шатлыкның юк чамасы.

Килегез сез, күрегез сез

Саба Сабантуйларын.

Бергә-бергә урыйк әле

Ямьле Бөрә буйларын.

Шанлы бәйрәм - Сабан туен

Дус-туган бәйрәм итик!

Гасырлардан-гасырларга

Күркәм йоланы илтик!

Илмира Гыймаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев