Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Сугыш чоры балалары бит без...

Шигъри дулкыннарда

Сугыш  чоры балалары бит без,

Ялангачлар идек без,  ачлар.

Ипи түгел, бәрәңгесез үстек,

Кая инде безгә калачлар.

 

Ул  чор балалары газап  чикте,

Көн дә туып торды  кыенлык.

 Көнне-төнгә  ялгап эшләп 

               кайткан

Әнкәбезгә барып  сыендык.

 

Әнкәй-бәгырькәйдән  сорый   идек

Бир, дип, ипи, бир, дип  кияргә.

”Юк” дип әйтми, гел юата  иде,

“Булыр” диеп назлап  сөя дә.

 

Үзе  уйга  кала.  Каян  алсын!

Юк бит аның бер  уч оны  да.

Кычытканнан  аш пешерә иде,

Тәмләп  ашый  идек шуны  да.

 

Булганының  валчыгына  кадәр

Үзе ашамый, безгә каптырды.

Өйләр салкын  иде – туңдырмады,

Җылы  кочагында  яткырды.

 

Хәзер тормыш иркен, табыннар   мул,

Тамаклар тук, шөкер итәрлек.

Аермачы бу байлыктан, диеп,

Ходайга гел рәхмәт әйтерлек.

Фирая Гыйльметдинова.

Оет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев