Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

ТАБИГАТЬНЕ САРЫ САЛКЫН САРДЫ

Табигатьне сары салкын сарды, Күгәренеп ага болытлар.

Тиздән инде ак бураннар уйнар,

Ак юрганга төренеп җир йоклар.

Җыерчыклы битне төкләр сарды,

Кырып кына бетми җыерчык.

Язлар җиткәч, җир бер уяныр ул,

Каеннарга кунар сыерчык.

Җир яшәрер, җиргә аңа нәрсә,

Җир чыдам ул, Җир ул күнеккән.

Безнең генә башлар чәчсез калып,

Чыгалмаслар сырган бүректән.

Җирне кабат сары салкын сарыр,

Күкне сарыр кургаш болытлар.

Гомер үтәр. Хәлдән таеп бер көн

Җир куенына ятып ир йоклар.

Зөфәр Шәйхетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X