Тукай телле халык без!
Шигъри дулкында
Яратабыз һәрберебез,
Зурлыйбыз туган телне.
Күңелгә һәм җанга якын,
Чөнки ул Тукай теле.
Туган телем, дип әйтүгә,
Күзаллыйбыз Тукайны.
Татар теле - иң матур тел
Без бай халык, Тукайлы.
Әй син, татар,
ишетәмсең?
Телең белән горурлан!
Телебезне, динебезне
Сакларга булыш, Ходам!
Безнең халык үҗәт бит ул
Онытмас туган телен;
Буыннан-буынга илтеп
Җиткерик Тукай телен!
Татар булып туганбыз,
Татар булып калыйк без,
Газиз ана телебезне
Җаныбыздай саклыйк без!
Миннегөл Манихова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев