Җәйне авырмыйча, имин үткәрик
Табиб-педиатр Айзирәк Әскәрова район үзәк хастаханәсендә дәваланучы балаларның әниләре өчен җәрәхәтләр, кояш һәм эссе сугуларны профилактикалау буенча әңгәмә үткәрде.
Табиб баланың ялын дөрес оештыру, имгәнү очраклары булмасын өчен өйдә һәм урамда куркынычсызлык кагыйдәләрен тикшереп тору турында сөйләде.
Урамга чыкканда кояштан саклаучы кремнар куллану, кием-салым, баш киемен дөрес сайлау һәм тән пешмәсен һәм эссе сукмасын өчен, кояш астында озак йөрмәү кирәклеге турында искәртте. Әгәр инде эссе сугып бала хәлсезләнгән очракта, беренче ярдәм күрсәтү алымнары турында киңәшләрен бирде.
Җәй балалар өчен иң күңелле һәм рәхәт, үсә торган чор. Берсе дә имгәнмичә, авырмыйча, имин үткәрсен иде бу чорны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев