Авыл җирлекләрендә диспансерлаштыру ничек уза?
«Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты
Белгәнебезчә, фельдшер-акушерлык пунктларында да диспансерлаштыруның беренчел тикшеренүләрен узарга мөмкин. Аның тәртипләре турында район үзәк хастаханәсе поликлиникасы мөдире, табиб-хирург Рамил Әхмәдуллинның аңлатуын сорадык.
–Әлбәттә, Шәмәрдәндә һәм Сабада яшәүчеләр диспансерлаштыруны әлеге җирлектә урнашкан медицина учреждениесендә уза. Районыбыз авылларында яшәүче гражданнар беренчел тикшеренүләрне үзләренең фельдшер-акушерлык пунктларында үтә башлыйлар. Биредә анкеталар тутырыла, анализлар алына, экг яздырыла. Һәрбер торак пунктта яшәүчеләр район үзәк хастахәсендә участок терапевтларына беркетелгән. Һәр терапевтның шимбә көнне диспансерлаштыру уздыру өчен дежур көннәре билгеләнгән. Авыллардан килүчеләр терапевт тикшерүендә, гинекологта, гомумән, үз яшенә нинди тикшеренүләр соралган – барысын да үтәләр. Хастаханәдә диспансерлаштыру буенча аерым профилактика кабинеты булдырылган.

Диспансерлаштыру бик зур күләмле, күп төрле мәгълүматларны үз эченә алучы процедура. Күпме генә аңлату эшләре алып барылуга карамастан, аңа җитди карамаучылар да бар. Бу беренче чиратта үз сәламәтлегеңә битарафлыкны күрсәтә. Закон нигезендә һәрбер эш бирүчегә үзенең хезмәткәрләренә диспансерлаштыруга ягъни беренче профилактик тикшеренүе узу өчен 1 көн түләүле ял бирү каралган. Пенсия алды яшендәге һәм лаеклы ялда булып та эшләүчеләргә ике көн ял тиешлеге билгеле.

Форсаттан файдаланып, шуны да әйтеп узасым килә: быелдан MAX мессенджерында яңа мөмкинлекләр булдырылды. Яңа функциянең төп уңайлыгы —электрон больничныйны дистанцион рәвештә ябу мөмкинлеге. Ягъни пациентның теләге буенча хәзер табиб белән видеоэлемтәгә кереп, больничныйны өйдән чыкмыйча гына яптырырга була. Моның өчен беренче тапкыр табибка баргач, белгеч сезгә телемедицина форматын тәкъдим итәчәк һәм телефон номерыгызны язып алачак. Шуның нигезендә дәвалау курсы ахырында сезгә видеоконсультация вакыты күрсәтелгән махсус сылтама киләчәк. Видеошалтырату режимында узучы консультация барышында табиб барлык мәгълүматны «Электрон сәламәтлек саклау» системасына кертә бара. Сәламәтлек кешенең иң зур байлыгы дип юкка гына әйтмиләр. Төрле авыруларны кисәтү һәм булган авыруларга дөрес дәва бирү максатыннан сезне диспансерлаштыру узарга чакырып калабыз.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, профилактик тикшеренүләр узган гражданнарның якынча 70 процентында инфекцион булмаган авырулар үсешенең кимендә бер факторы ачыклана. Бу сәламәтлеккә янаучы куркынычларны иртә ачыклауның төп коралы буларак диспансерлаштыруның әһәмиятен ассызыклый
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев