Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

Бәла аяк астында...

Яңа ел каникулларында район үзәк хастаханәсенә төрле имгәнүләр белән 50дән артык кеше мөрәҗәгать иткән

 

Кышкы бозлавык чорында имгәнүләр гадәттәгедән ике-өч тапкыр арта. Соңгы вакытта температураның кискен үзгәрүе юлларда һәм тротуарларда бозлавык барлыкка килүгә китерде. Ни кызганыч, балалар һәм олыларның имгәнү очраклары турында еш ишетергә туры килә. Район үзәк хастаханәсе табиб-хирургы  Рамил Әхмәдуллинга  шул хакта берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

–Рамил Шәйхенурович, бүген аяк асты, дөрестән дә,  шугалакны хәтерләтә. Сездән ярдәм сорап килүчеләр саны да  арткандыр...

 –Әйе, табигать шартлары начарланып китүе сәбәпле, соңгы вакытта  медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр күбәйде.  Алар арасында  күбесенчә се­ңер тартылулар,   сыну очрак­лары күзәтелә. Әлбәттә, шунда ук беренче ярдәм күрсәтелә.  Җә­рәхәтләнү катлаулы булган оч­ракта, пациентларны  Казан шәһәре хастаханәләренә озатабыз. Шулай ук бәйрәм араларында кунакка кайткан балалар арасында да төрле имгәнү очраклары күзәтелде. Бозлавыкта таеп егылган олылар да еш   мөрәҗәгать итә. Катлаулы очракларда телеэлемтә аша  Казан табиблары белән киңәшләшәбез. Күбесенчә балтыр белән табанны берләштерүче буынны, беләк яки беләзек сөяген сындыручылар еш күзәтелә.

Бигрәк тә балаларның тюбинг дип аталган түгәрәк тау шуу җай­ланмасы аркасында  төрле имгәнү алу очраклары ешайды.  Алар боздан ясалган таулардан шуганда аеруча куркыныч тудыра. Чөнки таулар биек һәм бәрелү ихтималы зур. Еш кына балалар әти-әниләрдән башка мөстәкыйль генә шуалар.   Мәсәлән,  15 гыйнвар көнне  тюбингтан егылып  төр­ле яшьтәге 4 кеше мөрәҗәгать ит­те. Кызганыч, икесендә сеңер тартылганлыгы,  икесендә сөяк сынганлыгы ачыкланды.  Яңа ел каникулларында тюбингта шуу сәбәпле,  аеруча  җитди имгәнү алган очрак  та булды. Әлеге бала бүген Республика балалар клиник хастаханәсендә дәвалана.  Әти-әниләрдән балаларның го­мерләрен куркыныч астына куй­мауларын, тюбинг белән таудан шууларына игътибарлы бу­­лу­ларын  сорар идем. Балалар күбрәк чаңгыда, чанада шуарга гадәтләнсәләр, имгәнү очраклары да кимер иде.

–Бозлавык вакытында бәла-казага тарымас өчен, үзеңне ничек тотарга? Гомумән, бә­хетсезлек очрагына юлыкканда  беренче ярдәм күрсәтү турында да әйтеп узсагыз, яхшы булыр иде..

–Иң беренче, әлбәттә, саклык чаралары турында истән чыгармаска кирәк.  Бозлавык вакытында  өлкәннәргә аеруча игътибарлы булу сорала. Олы яшь­тәге кешеләрдә  сөякләр тиз сынучан һәм егылу вакытында имгәнү куркынычы арта. Беләк һәм бот сөякләре сыну – иң авыр очраклар һәм ул урыннар озак төзәлә. Иң беренче таймый торган аяк киемнәре кияргә икәнлеге аңлашыла. Тайгак урыннарны әйләнеп узарга тырышырга,   бозлы җирдән әкрен генә вак адымнар белән, аякларны бөгебрәк атларга кирәк. Ә иң яхшысы, өлкән яшьтәге кешеләргә  бозлавык  вакытында  зур ихтыяҗ булмаганда урамга чыкмау хәерле.

Егылулар белән бәйле бәлагә тарыган очракта тиз арада авырткан җирне кул астындагы каты  предмет (такта, катыргы, таяк кисәге белән)  селкенмәслек итеп  бәйләп куярга кирәк. Авыртуны баса торган дару биреп торырга мөмкин. Ашыгыч ярдәм машинасын чакыртырга, әгәр мөмкинлек булса, тиз арада  район үзәк хастаханәсенә алып барырга ки­рәк. Бер очракта да имгәнгән аяк-кулны җылы суга тыгарга ярамый, салкын суга гына тыгарга, яки сөлге аркылы салкын әйбер куеп торырга кирәк. Һәркем үзенә һәм якыннарына карата игътибарлы булса иде.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев