Ботулизм – хәтәр чир
Соңгы көннәрдә республика куркыныч йогышлы чир тарала. Ул медицина телендә ботулизм дип атала...
Табиб киңәше
Соңгы көннәрдә республика куркыныч йогышлы чир тарала. Ул медицина телендә ботулизм дип атала һәм аның белән кеше ботулин микробы токсиннары булган ризык ашагач авырый башлый. Чирнең табигый резервуары – кыргый һәм йорт хайваннары, микроблар аларның тизәкләре белән әйләнә-тирәгә чыга. Алар микроорганизм споралары рәвешендә җиләк-җимештә, яшелчәдә, туфракта, сулыкларда озак сакланырга мөмкин.
Әмма ботулизмны китереп чыгаручы түгел, ә аның токсины куркыныч. Микроб аны кислород булмаганда бүлеп чыгара. Мондый шарт герметик консервлаганда барлыкка килә. Спора югары температурада, хәтта консервланган гөмбәне, яшелчәне, балыкны 6 сәгать кайнатканда да үлми. Андый ризыкны кулланганда токсин канга тарала һәм эчке органнарны, бигрәк тә нерв системасын зарарлый. Ботулинның үзенчәлеге шунда, ул консервланган банкада оя-оя булып урнаша. Шуңа күрә ашаганда ризыкның шул өлеше эләккән кеше авырый.
Токсин белән зарарланганда баш авырта һәм әйләнә, йокысызлык, хәлсезлек сизелә, укшыта, костыра, авыз эче кибә, сусата. Аннары күз томанлана, соңрак йотканда тамакта төер бар кебек тоела, тавыш карлыга яки бөтенләй бетә. Алга таба сулыш алу кыенлаша, авыру һава җитмәүгә зарлана, сөйләшкәндә көтелмәгән паузалар ясый. Вакытында дәвалау чаралары күрелмәгәндә авыруларның 30-60 проценты үлеп китә.
Авыру билгеләре барлыкка килгәндә һәм аның консервланган ризык ашау белән бәйле икәнлеге ачыкланганда, кеше кичекмәстән хастаханәгә салынырга тиеш. Аның тормышын коткарып калу ботулинга каршы сүлнең кертү вакытына бәйле. Тиешле дәвалау үткәрелгәндә дә кеше акрынлык белән сәламәтләнә, күзнең күрү сәләте яхшыруы аеруча озакка сузыла.
Ботулизмны кисәтү өчен яшелчәне, җиләк-җимешне йорт шартларында консервлау кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Табигый кислоталары булмаган кыяр, баклажанны (аларның бозыла башламаган булуы шарт) каплаганда серкә – 2, аш тозы 10 проценттан ким кушылмаска, соңыннан түбән температурада сакланырга тиеш.
Кулланыр алдыннан, әгәр ризык төре андый мөмкинлек бирсә, банканы 30 минут дәвамында 100 градуска кадәр җылытырга кирәк. Ачылган банка суыткычта 36 сәгатьтән артык торса, аны кабат термик эшкәртү сорала. Балыкны, гөмбәне, итне, салат, петрушка ише әйберләрне консервларга киңәш ителми.
Үзлектән дәваланмаска, ашыгыч рәвештә табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Резеда Фәттахова,
район үзәк хастаханәсенең эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев