Саба таңнары

Сабинский район

16+
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

Диспансерлаштыру - сәламәтлеккә беренче адым

«Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты

Сәламәт булуның иң нәтиҗәле  ысулы – вакытында диспансерлаштыруны  һәм профилактик медицина  тикшерүләрен узу. Күп кенә авырулар башлангыч стадияләрдә үзләрен сиздерми, кеше үзен яхшы хис итә, әмма  мәкерле чирләр организмда җимергеч  эшен башлыйлар/ «Озак һәм актив тормыш» милли проекты россиялеләргә үз сәламәтлекләрен контрольдә тотарга ярдәм итә – моның өчен  даими диспансерлаштыру узу  сорала. Әлеге милли проект районыбызда ничек гамәлгә ашырыла? Район үзәк хастаханәсе  поликлиникасы мөдире, табиб-хирург Рамил Әхмәдуллинга әлеге  уңайдан берничә сорау белән мөрәҗәгать  иттек. 

Рамил Шәйхенурович, диспансерлаштыруны нинди категория гражданнар үтәргә тиеш һәм ул нинди тикшеренүләрне үз эченә ала?

– “Озын һәм актив тормыш” һәм “Гаилә” илкүләм проектлары кысаларында районыбызда да 2013 елдан бушлай  диспансерлаштыру һәм беренчел профилактик күзәтү үткәрелә.  Диспансерлаштыру авыруларны иртә стадиядә ачыклап, нәтиҗәле дәвалау билгеләргә, хроник авыруларны контрольдә тотарга, сәламәт яшәү рәвеше буенча тәкъдимнәр алу  мөмкинлеге бирә.  Тикшерү  узу ешлыгы яшькә карап билгеләнә.  18 яшьтән  39 яшькә кадәр гражданнар  өч елга бер тапкыр,  ә 40 яшьтән башлап  диспансерлаштыру ел саен үткәрелә. Ул иң беренче кешедән авырулары турында язмача сораштыруны һәм антропометрия  күрсәткечләрен (буй, авырлык, бил үлчәме) ачыклау, флюография, экг, кан һәм күз  басымы, анализлар алу,  кандагы шикәр, холестерин  күләмен ачыклау,  терапевт каравын үз эченә ала. Диспансерлаштыру ике этапта уза. Икенчесе беренче этапта  ачыкланган үзгәрешләрне өстәмә тикшерү һәм авыруның диагнозын ачыклау максатыннан үтә.  Ягъни беренче этапта авыру билгеләре табылса, яисә пациент нинди дә булса чир  белән күзәтү астында торган икән, ул әлбәттә,  тирәнтенрәк тикшеренү өчен икенче этапка җибәрелә. 

–Узган елгы диспансерлаштыру нәтиҗәләре белән дә таныштырып китсәгез иде. Тикшеренү кысаларында  онкологиягә зур игътибар бирелә. Районда бу мәсьәләдә борчылырга сәбәпләр бармы?

–2025 ел дәвамында  барлыгы 10806  кешегә диспансерлаштыру һәм 977 кешегә беренчел  профилактик тикшеренү уздырылды. Диспансерлаштыру  барышында 760 кешедә төрле дәрәҗәдәге авырулар ачыкланды.  Алар арасында  йөрәк-кан тамырлары, ашказаны-эчәк тракты, үпкә, бөер һәм  яман шеш авырулары аеруча зур урын алып тора. Диспансерлаштыру  кысаларында  онкоскрининг дип аталган махсус диагностика  тикшерүләре яман шеш авыруларын вакытында ачыклауны күздә тота. Ул үз эченә маммографияне,  тизәктәге яшерен кан кисәкләре булу-булмау, ир-атлардан ПСА, хатын-кызлар өчен онкоцитология анализларын ала. Узган елда 928 хатын-кыз маммография тикшеренүе  узып, аларның   дүртесендә яман шеш, 14 хатын-кызда  зарарсыз  шеш  (мастопатия)  авыруы ачыкланды.  5983 кешедән  яшерен кан  анализы алынып, 602 кешедә  авыру билгеләре  табылды. Тизәктә  яшерен  кан булуы   эчәкләрдә яман һәм яман булмаган шешләр,  полиплар, колитлар (юан эчәкнең  лайлалы тышчасы ялкынсынуы) һәм башка авырулар булуын искәртә,  бу вакытта  колоноскопия уздырыла.  Яңа авырулар табылган һәм булган авыруларны дөрес дәвалар өчен пациентлар тикшеренү узарга икенче этапка җибәрелделәр.   Колоноскопия тикшерүе нәтиҗәсендә 10 кешедә юан эчәк яман шеше  һәм 65 кешедә полип  табылды.   Аерым алганда, ун  кешенең сигезендә  яман шешнең 1 стадиядә  булуы расланды.  Башлангыч стадиядә ачыклану  бу чирне дәвалау һәм  кешенең гомерен саклап калу мөмкинлеге дигән сүз.  Белгәнебезчә, яман шеш авырулары үлемгә китерә торган  сәбәпләр арасында  икенче   урында  тора.  Иң аянычы шул: яман шеш башлангыч стадиядә  үзен сиздерми, кеше үзендә  хәлсезлек кенә тоярга мөмкин.  Еш кына яман шеш азып, башка органнарга да күчә башлагач кына  үзен белдерә. Кеше дә нәкъ шул чорга кергәч кенә  үзендә авыру билгеләрен сизә башлый. Диспансерлаштыру  авыруларны вакытында ачыкларга  һәм кисәтергә ярдәм итә. 45 яшьне узган ир-атлардан  мәни бизенең яман шешен ачыклаучы  ПСА анализы алына.   Әлеге авыру аеруча  олы яшьләрдәге ир-атларда очрый. Узган ел   569  ир-аттан әлеге анализ алынып, аларның 21ендә  ПСА күләме  югары  булуы  ачыкланып, алар барысы да уролог, онкоуролог тарафыннан тикшерелеп, тиешле дәвалану  курсы уздылар.

“Гаилә” милли проекты кысаларында 2025 елдан  репродуктив сәламәтлекне  бәяләү буенча да  диспансерлаштыру гамәлгә керде.  Ул ел саен 18 яшьтән алып 49 яшькәчә  ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында уздырыла. Гаиләләрнең җенси яктан   сәламәтлеген тикшерү, илдәге демографик хәлне яхшырту, сәламәт балалар тудыру максатыннан  үткәрелүче әлеге төр диспансерлаштыруны   узган ел районыбызда 3679 кеше   (1429 ир-ат, 2250 хатын-кыз) үтте. Шулар арасында   төрле   авырулар табылып,  гинеколог һәм уролог тарафыннан тиешле дәвалану курслары бирелде.

#"Дәвамлы һәм актив" тормыш" илкүләм проекты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев