Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

Грипп акча аша йогарга мөмкинме?

Грипп турында иң еш ишетергә туры килгән 4 ялгыш фикер

Грипп турында инде барысын да беләбез кебек. Шулай да ул әле һаман иң серле чирләрнең берсе булып кала бирә. Бүген грипп турында иң еш ишетергә туры килгән ялгыш фикерләрне барларга булдык.

Грипп вакытында дәвалану мәҗбүри түгел: күбрәк су эчеп, вируска каршы дарулар эчсәң, үзе үтеп китә ул. Грипп – бик хәтәр, йогышлы чир. Аны тиз арада дәвалауга керешмәсәң, чирнең аянычлы нәтиҗәгә китерәсен көт тә тор! Биш яшькә кадәрге балалар белән өлкән яшьтәгеләргә аеруча зур куркыныч яный. Грипп йөрәк, үпкә, бөерләргә дә зыян салырга мөмкин. Шуңа күрә гриппны урын өстендә, яхшылап дәваланып үткәрү хәерле.

Грипп акча аша да йогарга мөмкин. Гриппның вирус кисәкчекләре тышкы тирәлек йогынтысына бирешми диярлек. Шуңа күрә алар теләсә кайсы өслектә ике атна дәвамында сакланырга мөмкин. Акча да искәрмә түгел. Әмма хәзерге акчалар антисептик үзлекле махсус кәгазьдә басыла. Өстәвенә алар гел әйләнештә. Шуңа күрә акча аша грипп йоктыру куркынычы бүген юк дәрәҗәсендә. Шулай да күңел тынычлыгы өчен, акча тоткач, кулларны сабынлап юу комачауламас.

Температура бик югары булып, йөрерлек тә хәл булмаса, антибиотиклар эчәргә кирәк. Грипп вакытында тән температурасы 40 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Буыннар сызлый, бөтен гәүдә авырта… Антибиотикларга үрелергә ашыкмагыз! Әлеге төркемгә кергән дарулар бактерияләргә каршы көрәшне күздә тота. Грипп исә – вирус. Шуңа антибиотикларның грипп вакытында бөтенләй дә файдасы булмаячак. Ә менә иммунитетны какшата ала ул. Табиблар антибиотикларны гриппка икенче төрле вирус кушылган очракта гына эчәргә рөхсәт итә.

Организмны дару эчеп агулаганчы, халык медицинасына таянам. Күпләр грипп чорында күбрәк суган, сарымсак, лимон ашарга тырыша. Сүз дә юк, алар иммунитетны ныгыта. Әмма алар грипп вирусын җиңә алмый. Шуңа күрә грипп чорында халык күп тупланган урыннарны читләп үтәргә, урамнан кергәч, кулларны яхшылап юарга кирә

Чыганак: https://vatantat.ru/2019/09/6445/
фото https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев