Җилләткечләрне дөрес куллан!
«Кондиционер» корбаны булмагыз
Соңгы вакытта районда салкын тидереп авыручылар саны күбәйгән. Әйтик, поликлиникада былтырның 16 маеннан 16 июньгә кадәрге арада 114 кешегә ОРВИ диагнозы куелган булса, быел шушы чорда 182гә җиткән. Ягъни ике тапкыр диярлек арткан. Моңа кондиционерлар да сәбәпче. Нилектән шулай килеп чыга? Әллә алардан бөтенләй баш тартыргамы? Әлеге сорауга үзәк хастаханәнең эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Резеда Фәттахова җавап бирә.
“Машинадагы һәм йортлардагы кондиционерлардан салкын беренче чиратта иммун системасы йомшак, сулыш органнарында хроник авырулары булган кешеләргә тия һәм симптомнары белән ОРВИдан аерылмый. Кондиционер эшләгәндә һаваның дымлыгы кими, борындагы лайлалы тышчаны киптерә һәм инфекция барьеры җимерелә. Җилләтүдән аермалы буларак, йомык цикл белән эшләүче кондиционерлар янында кислород җитәрлек дәрәҗәдә булмый, нәтиҗәдә организмның саклагыч үзлеге кими. Салкын һава агымының тирегә тәэсир итүе невралгия һәм миозитка китерергә мөмкин. Акрынлык белән җилләткечләрдәге фильтрда аллергеннар, вируслар, гөмбәчекләр да туплана. Пычрак кондиционер эшләгәндә кабинада һәм бүлмәдә күгәрек микроблары, тузан талпаннары саны да арта. Шуңа күрә алардагы фильтрларны даими алыштырып торырга кирәк.
Бу, әлбәттә, җилләткечләрдән баш тартырга дигән сүз түгел. Алардан дөрес файдаланырга гына кирәк. Чөнки югары температура да организм өчен яхшы түгел. Иң элек температура режимының саклануы мөһим. Урамда 30 градус эссе булганда кондиционерны плюс 17гә кую салкын тиюгә китерергә мөмкин. Шуңа күрә кискен температура аермасы ясарга һәм җилләткеч алдында ук утырырга, йокларга ярамый. Кондиционердан тигән салкынны бетерү өчен ОРВИ вакытында бирелгән препаратлар кулланыла. Иң мөһиме, чирләмәү. Халык, җәй көне тигән суык тиз генә бетми, дип юкка гына әйтми”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев