Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

Имбир ютәлдән коткара

Ютәл үзәккә үтсә, имбирле чәй коткарачак.

4 аш кашыгы вак уылган имбирне 2 л суда 10 минут пешерәбез дә, бераз суынгач, 6 аш кашыгы бал яки 4 аш кашыгы әфлисун согы кушып, җылы килеш эчәбез. Теләге булган кеше сөт тә куша ала. Сүз уңаеннан, имбир микробларны үтерә, кан әйләнешен яхшырта, иммунитетны ныгыта, ялкынсынуны һәм авыртуны баса, какырыкны куптара, температураны һәм кан басымын төшерә, тынычландыра. Шулай да ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, гепатит, аритмия, аллергия булганда, имбир белән дәваланырга ярамый. Ул диабетка каршы һәм йөрәк даруларының тәэсирен дә көчәйтә. Ике яшькә кадәрге балаларга имбирле дарулар бирергә ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев