Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

Нарколог Илшат Мортазин: «Кеше тәмәкене башкалар басым ясаганга түгел, ә үзе теләп ташларга тиеш»

Бездә 10 процент хатын-кызлар тәмәке тарта, 50-60 процент ир-атлар стажлы тәмәкечеләр булып исәпләнә.

   Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 1988 елдан   башлап  31 май  – Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көне буларак билгеле. Ул бөтен дөньяда "тәмәкесез көн" буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата   тагын бер тапкыр тәмәкенең зыяны һәм аның  авыр нәтиҗәләре турында уйланырга мәҗбүр итә. Статистика буенча тәмәке ел саен 7000000 үлем очрагының сәбәпчесе булып тора. Илдәге тәмәке тартучыларның  80 проценты түбән һәм уртача тормыш дәрәҗәсендә яши.  Нәкъ менә алар тәмәкегә бәйле авыруларга дучар булучылар. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда,  тәмәке тарту 85 процент үпкә, бронх, трахея яман шеше, 16 процент  йөрәк ишемик авырулары, 26 процент туберкулез, 24 процент түбән сулыш юллары инфекциясеннән  үлем очракларының  сәбәпчесе  булып тора. Россиядә бу өлкәдә  куркыныч картина күзәтелә. Бездә 10 процент хатын-кызлар тәмәке тарта, 50-60 процент ир-атлар  стажлы тәмәкечеләр  булып исәпләнә. Россия  Кытай, Һиндстан, АКШтан гына калышып, тәмәке  куллану сәбәпле үлүчеләр антирейтингында дүртенче урынны алып тора. Россиядә тәмәкегә каршы көрәш 20 еллап элек башланды. 2001 елда “Тәмәке тартуны тыю” турындагы беренче Федераль закон кабул ителде. 2013 елда җәмәгать урыннарында тәмәке тарту, аны рекламалау, балаларны тәмәкегә җәлеп итүне тыюга юнәлтелгән “Гражданнарның сәламәтлеген әйләнә-тирәдәге тә­мәке төтене йогынтысыннан һәм тәмәке куллану нәтиҗәләреннән саклау турында” яңа Федераль закон көченә керде. Соңгы елларда кулланылган чаралар  нәтиҗәсендә  Россия Федерациясендә тәмәке тартучыларның кимүе күзәтелә. 2009 елда  Россиядә тәмәке тартучылар  39, 4 процент тәшкил итсә, 2016 елда әлеге сан 30,9 проценка кадәр  кимеде. Тәмәкенең кеше организмына  йогынтысына килгәндә, ул  ифрат зур зыян сала. Мәсәлән,  сигаретларда булган никотин, көчле мавыгу һәм баш мие функциясен бозуга, югары артериаль басымга, кан тамырларының тараюына китерә һәм йөрәк тибешен ешайта. Тәмәке тарту үңәчтә һәм тамакта  яман шеш барлыкка китерүгә дә сәбәпче.Тартучылар арасында үпкә яман шеше, бронхиаль астма һәм эмфизема авырулары 20 тапкырга күбрәк күзәтелә. Ашказаны җәрәхәте барлыкка килә, ә ул үз чиратында бик еш көчәя. Кыскасы, тәшмәкенең зарары хакында күп сөйләргә була.

 Тәмәке тартуны ташлау өчен төрле кешегә төрле вакыт таләп ителә. Кайберәүләргә, мәсәлән, бер консультация дә җитә, аларга бер этәргеч кенә кирәк. Эчтән моңа әзер булмыйча, тышкы басым — әти-әнисе, гаиләсе үгете белән генә килүчеләргә күбрәк вакыт сарыф ителә. Кеше әлеге начар гадәтен башкалар өчен түгел, ә үзе өчен ташларга тиеш. Шул очракта гына бу бәйлелекне җиңеп була.

Илшат Мортазин,

район үзәк хастаханәсе

наркологы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев